Илсур Метшин: "Федор Шаляпин алдында бурычыбыз бар"
Музейның Бауман-Петербург урамнары районында булачак урынын табуны йөкләде бүгенге “дүшәмбе киңәшмәсе”ндә Казан Мэры Илсур Метшин.
(KZN.RU, 24-нче октябрь). Казанның үзәк өлешендә Федор Шаляпин исемендәге музей оештыру планлаштырыла. Музейның Бауман-Петербург урамнары районында булачак урынын табуны йөкләде бүгенге “дүшәмбе киңәшмәсе”ндә Казан Мэры Илсур Метшин.
Шәһәр үзәгендәге мәдәният учреждениеләре туристлар өчен шактый кызык. Мисалга, ТР башкаласының үзәк өлешендә социалистик көнкүреш музее эшләп килә, икенче елның май аеннан Константин Васильев картиналар галереясе эшли башлаячак.
Чираттагы хәл ителергә тиешле мәсьәлә - үзәктә Федор Шаляпин исемендәге лаеклы музей булдыру. “Күренекле якташыбыз Федор Шаляпин каршында бурычыбыз бар. Бина табарга һәм озакка сузмыйча музейны булдыруның проектын башкарып чыгарга кирәк, - дип белдерде Илсур Метшин. Исегезгә төшерәбез, Казанда Петербург коллекционеры Котляровтан сатып алынган, бөек опера җырчысының тормышы һәм иҗаты белән бәйле предметлар коллекциясе бар.