Казан шәһәре Думасының VIII сессиясе 24 октябрь көнне була
(KZN.RU, 18-нче октябрь). Казан шәһәре Думасының VIII сессиясе 24 октябрькөнне 14 сәгатьтә Казан ратушасында уза. Мондый карар Казан шәһәре Думасы Президиумы утырышында кабул итте. Утырышта Президиумның барлык 15 әгъзасы, Башкарма комитет идарәләре җитәкчеләре, шәһәр прокуроры катнашты.
Булачак сессия көн тәртибенә 12 сорау кертелгән. Алар арасында – 2011-2015 елларга Казан шәһәренең социаль-икътисади үсеш программасы турында, шәһәрнең амбулатория-поликлиника һәм хастаханә учреждениеләрендә беренчел медицина ярдәме үсеше торышы һәм перспективалары турында, салымнар һәм җыемнар хакында һ.б. мәсьәләләр.
Президиум 20 октябрькөнне Депутат көне үткәрү турында карар кабул итте. Моңа кадәр Башкарма комитетка һәм депутатлар корпусына VIII сессиядә тикшерелергә тиешле материалларны башкарып бетерергә кирәк.