Кар өелмәләре һәм тротуарлар өстендәге тамчы бозлары өчен Казан Мэры җәза бирергә ниятли.
(KZN.RU, 17-нче октябрь). Шәһәрнең Башкарма комитеты, аның структур бүлекчәләре, районнар администрацияләре, идарәче компанияләр карның күпләп яву мөмкинлегенә алдан әзерләнергә тиеш, дип белдерде “дүшәмбе киңәшмәсе”ндә Казан Мэры Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы Башкарма комитет Җитәкчесе Алексей Песошинга, районнар башлыкларына, идарәче компанияләргә узган елны кышын бина түбәләрендә карның күпләп җыелуына ирек куйган милекчеләр белән эшне алдан башларга кушты. “Түбәләрдә кардан тау җыелганны көтмәгез, кирәкле чараларны алдан күрегез”, - дип боерды И.Метшин. Шундый ук йөкләмәне Казан Мэры шәхси фатирлар балконнарындагы рөхсәт ителмәгән корылмалар буенча да бирде. “Әлеге объектларны алдан карап чыгырга”, - диде И.Метшин.
“Карны җыештыру эше алдан оештырылырга тиеш, - дип дәвам итә шәһәр башлыгы. – Кинәт түгел, гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең утырышы нәтиҗәләре буенча түгел. Кар булачак, шикләнмәгез. Чананы җәен әзерлик”.
Нәтиҗә итеп шәһәр башлыгы бина һәм корылмалар түбәләрендә кар өелмәләре барлыкка килүне кисәтү чаралары күрелмәгән очракта кадрлар буенча кискен карарлар кабул ителүен билгеләде. “Халыкның әлеге шәһәр белән җитәкчелек итүне безгә юкка гына ышанып тапшырмавын дәлилләргә тиеш без”, - диде И.Метшин.