(KZN.RU, 13-нче октябрь). Ноябрь ахырына Казанда 7 яңа кар эрету камерасы барлыкка килә. Димәк, шәһәр урамнарыннан кар тагын да тизрәк җыелачак. Яңа камераларны оештыру – шәһәрдә кар җыештыру схемасының пунктларыннан берсе.
Узган кышта күп итеп яуган кар кыш көне урам һәм юлларны җыештыру өлкәсендә җитешсезлекләрне ачык итеп күрсәтте. Ул вакытта Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрне кардан чистарту чистарту буенча яңа схема башкаруны йөкләде. Әлеге схеманың пунктларыннан берсе – кар эрету камералары челтәрен оештыру.
Элек Татарстан башкаласында Порт урамында урнашкан, кар эретү буенча бары бер камера эшләгән. Эш принцибы гади, әмма нәтиҗәле. Камерага агып җыела торган сулар 18-20 градуста җибәрелә һәм карны эретә. Эрегән кар канализация коллекторына, аннан чистарту корылмаларына төшә.
Көз ахырына Татарстан башкаласында бер үк вакытта төзелеше 5 мәйданчыкта алып барылган тагын 7 камера барлыкка киләчәк. Алар шундый ук принцип нигезендә эшләячәк. Өч камера Җиңү проспектында, “Мегастрой” кибете артында урнаша. Әлеге участокта эш барышы белән төзелеш мәйданчыгында булып кайткан Казан Мэры Илсур Метшин танышты.
Әлеге мәйданчыкта камераларны кору быел июльаенда башланган. Илсур Метшин эшләрне беренче карга кадәр тәмаларга кушта. “Гадәттә, мондый корылмалар ел ярым эчендә торгызыла, әмма без ноябрь ахырына кадәр эшләп бетерергә өлгерәбез”, - дип ышандырдылар шәһәр башлыгыны төзүчеләр.
Бу вакытка тагын 4 камера әзер була. Тулаем алганда, бөтен комплекс тәүлегенә 10,5 мең кубометр кар эшкәртәчәк, бу иң карлы елларда шәһәрдән чыгарыла торган карның яртысы.
“Без бу юнәлшне үстерергә телибез. Быел без канализация коллекторларының үткәрү мөмкинлеген тикшерәбез һәм яңа кар эрету камералары төзелеше проектларын башкара башлыйбыз”, - диде Рәис Зәйнетдинов.