Тукай урамы буенча 31-нче номерлы яшәүчеләр күченү турында үтенәләр
(KZN.RU, 11-нче октябрь). Казан Мэры Илсур Метшин Тукай урамы буенча 31-нче номерлы йортта яшәүчеләрнең күченү мөмкинлеге тикшерү бурычын йөкләде.
Бүген иртән шәһәр башлыгы Тукай урамында булып кайтты һәм андагы биналар, аларның фасадлары һәм төзекләндерүе белән танышып чыкты. Казанның тарихи үзәген саклау һәм үстерү комиссиясе утырышлары алдыннан әлеге сәфәрләр традиционга әйләнде.
Үзе яшәгән йорт янында шәһәр Мэрын күргәннән соң, пенсионер Варвара Ивановна Податнова шәһәр башлыгына күченү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Ул Тукай урамындагы 31-нче номерлы йортта гомуми мәйданы 41,5 кв.м булган фатирда ике улы һәм ике оныгы белән яши. Ханымнан кала фатирда тагын 6 кеше пропискага кертелгән.
31-нче номерлы йорт – ике катлы. Беренче катында кафе, икенче катта – торак бүлмәләр.
Казан Мэры район башлыгы Андрей Лобовка пенсионер һәм аның балаларының тормыш шартларын яхшырту мөмкинлеге карарын кабул итәчәк махсус комиссия җыюны йөкләде.