(KZN.RU, 11-нче октябрь). Бауман һәм Петербург урамнарында урнашкан биналарны төзекләндерү, ремонт эшләре күләме язылган килешүләргә кул куелган. Бу хакта бүген Казан Башкарма комитеты Җитәкчесенең 2013 елгы Универсиаданы әзерләү һәм үткәрү мәсьәләләре буенча урынбасары Руслан Шакиров хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, шәһәрнең тарихи үзәгендә урнашкан биналарның хуҗалары Казан Башкарма комитеты белән төзекләндерү, ремонт эшләренең үтәү вакыты язылган килешү төзергә тиеш.
Руслан Шакиров сүзләренә караганда, бүгенге көнне 63 бинадан (Бауман урамы буенча биналар хуҗаларының саны - 87) 77 милекче белән 49 объект буенча килешү имзаланган. Ике объект буенча килешү милекчеләр өйрәнелешендә. Моннан тыш, шәһәрнең Эчке эшләр идарәсе белән берлектә хакимият өч бинаның хуҗасын эзли. Без аларны табачакбыз”, - дип ышандырды Р.Шакиров. Казан милек казнасының өч объекты буенча реализацияләү турындагы протокол карары кабул ителде.
“3 объект буенча (хуҗасы – “Эдельвейс” компанияләр төркеме) милекче килешүне имзалаудан баш тарта – бу Бауман урамы буенча 78, 80, 51 номерлы йортлар, - дип белдерде Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары. – Петербург урамы буенча “Эдельвейс”ка караган ике объект буенча шундый ук ситуация барлыкка килә”.
Нигездә, Петербург урамы буенча 46 объекттан 31 объект буенча килешү төзелгән. РФ Оборона министрлыгына караган ике объект буенча хуҗа алышына. “11 килешү милекчеләр карамагында Мәскәүдә”, - диде Р.Шакиров.
Исегезгә төшерәбез, оештырылган Комиссиянең максаты биналарның хуҗалары белән Казанның тарихи өлешендә тәртип урнаштыруга юнәлтелгән чаралар комплексын башкарып, тормышка ашырудан гыйбарәт. Комиссиянең эше зона принцибы буенча төзелә - утырышларга конкрет урамнардагы биналарның хуҗалары чакырыла. Шундый ук киңәшмәләр Бауман, Петербург һәм Мәскәү урамнары буенча үткәрелде.
Бүгенге утырышка Г.Тукай урамында урнашкан биналарның хуҗалары яисә аларның вәкилләре чакырылган. Киңәшмә 2 этапка уза – беренчесе иртән, икенчесе бүген көндез. Иртәнге өлештә әлеге урамы буенча (Үзәк базардан алып Татарстан урамына кадәр) 30 бина хуҗасы катнашты.
Шуны әйтергә кирәк, утырыш алдыннан Казан Мэры Илсур Метшин Тукай урамын (Вахитов мәйданыннан алып Үзәк базарга кадәр) үзе карап чыкты. Утырышның икенче өлеше Тукай урамына багышлана.