“Безгә яхшы иттереп җыештырырга, кышка әзерләнергә кирәк. Өстәвенә, бу акция күп кеше катнашында үткәрелергә тиеш, югыйсә, җыештыру өмәсе – чистарту гына түгел, ул әле тәрбия процессы да”, - дип белдерде Илсур Метшин.
(KZN.RU, 10-нчы октябрь). Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр халкын 15 октябрьгә планлаштырган шәһәркүләм җыештыру өмәсендә катнашырга чакырды.
“Шәһәрне санитар чистарту ункөнлеге расланган график нигезендә үткәрелә. Узган шимбә көнне агачлар күпләп утыртылды. Мисалга, авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм республика җитәкчелеге ярдәме белән Меңъеллык паркында 160-лап агач утыртылды. Шундый ук эш Казан районнарында да алып барыла”, - дип билгеләде шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев.
Бу ялларда Казанны санитар чистарту ункөнлеге кысаларында шәһәркүләм җыештыру өмәсе була. “Безгә яхшы иттереп җыештырырга, кышка әзерләнергә кирәк. Өстәвенә, бу акция күп кеше катнашында үткәрелергә тиеш, югыйсә, җыештыру өмәсе – чистарту гына түгел, ул әле тәрбия процессы да. Бу эшкә студентлар, югары сыйныф укучылары, предприятие, бизнес хезмәткәрләрен җәлеп итүне үтенәм. Өмәдә күбрәк кеше катнашуын теләр идем. Идарәче компанияләр эш өчен барлык шартлар тудырырга тиеш”, - дип белдерде Илсур Метшин.