Казан шәһәренең тарихи үзәгеннән 7433 кубометр чүп чыгарылган
(KZN.RU, 10-нчы октябрь). Казан шәһәренең тарихи үзәгеннән 7 меңнән артык кубометр чүп чыгарылган. Архитектура һәйкәлләрен чүп өемнәреннән чистартып чыгару гына аз, биналарны чисталыкта саклау кирәк.Шәһәр Башкарма комитетында аппарат киңәшмәсе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин да моңа игътибар итте.
“Казан шәһәренең тарихи үзәген чистарту буенча 10 сентябрь көнне башланып киткән проект кысаларында шәһәрнең үзәк өлешендә 49 объект чистартылган. Әлеге эшләрдә 2 мең тирәсе кеше катнашкан. Алар исә соңрак полигоннарда утильләштерелгән 7433 кубометр чүп җыеп түгелгән. Бу атнада Киров районында урнашкан тагын 6 объектта җыештыру эшләре алып барылачак”, - дип хәбәр итте Башкарма комитет Җитәкчесенең төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Александр Лобов.
Чүп кабат җыелмасын өчен биналарның ишек-тәрәзәләре кадаклап куела. Шуңа карамастан тарихи биналарга кабат керү очраклары теркәлгән. Мондый күренешләрне искәртү өчен Казан шәһәре тарихи үзәге атнага ике мәртәбә чыгып тикшерелә.
“Тарихи үзәкне чүптән чистарту – беренчел мәсьәлә, икенчесе – аларга хуҗалар табу, моның өчен объектларны яхшы хәлдә саклау кирәк. Әлеге эш өчен район башлыклары һәм Административ-техник инспекция идарәсе җаваплы. Әлеге эшкә полиция хезмәткәрләрен җәлеп итүне үтенәм”, - диде Илсур Метшин.