(KZN.RU, 10-нчы октябрь). Казан Мэры Илсур Метшин бүген Фукс йортының яңа хуҗасы белән очраша. Әңгәмә барышында тарихи бинаны реставрацияләү проектын тормышка ашыру вакытында ике якның үзара эшчәнлеге мәсьәләләре тикшерәләчәк.
Исегезгә төшерәбез, 7 октябрь көнне муниципаль милек карамагындагы 3 архитектура һәйкәле буенча торгларның икенче этабы булып узды. Шуларның берсенә - профессор Фукс йортына – 3 мөрәҗәгать килеп иреште. Нәтиҗәдә, 3 млн. 690 мең 600 сумга бинаның хуҗасы итеп Эдуард Ибраһимов танылды.
“Фукс йорты икенче хуҗалы булды. Беренчесе җиңгән торглардан соң проектны тормышка ашырудан баш тартты. Реконструкция планы хакында фикер алышып, проектны тормышка ашыруда бездән нинди ярдәм кирәлеген белү өчен яңа хуҗа белән үзем очрашачакмын”, - дип белдерде Илсур Метшин.
К.Ф.Фукс йорты – Мәскәү урамы, 58/5 адресы буенча 624 кв.м мәйданлы җир биләмәсендә урнашкан 921,6 кв.м мәйданлы бина. Тарихи мирас объектын төзекләндерү, ремонт-реставрация һәм территорияне төзекләндерү эшләрен милекче 2013 елның 1 апреленә кадәр тәмамларга тиеш. Объект хуҗасы тарафыннан соңгы таләп үтәлмәгән очракта, бер яклы тәртиптә акчаны кайтармыйча килешү өзеләчәк.