(KZN.RU, 3-нче октябрь). Казан шәһәре Думасындагы “Бердәм Россия” фракциясе депутатлары партиянең “Казанда яңа юллар” проекты кысаларында ишегалларны һәм квартал эчендәге йөрү юлларына ясалган ремонт сыйфатын тикшерәчәк. Казан Мэры Илсур Метшин әнә шундый йөкләмә бирде.
Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев үз чыгышында хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә ремонт эшләре ахырына якынлаша. Гомуми мәйданы 470 меңнән артык квадрат метрда үткәрелгән, 416 йорт янындагы территория һәм 21 квартал эчендәге йөрү урыннары тулысынча ремонтланган.
“Капиталь ремонт үткәрү нәтиҗәсендә, Казан йортларының ишегалларында 6 мең машинаны кую урыны барлыкка килде. Хәзер машиналарны яхшы асфальт салынган билгеле мәйданнарга куеп калдырып була. Ял зонасы киртә белән аерымланган”, - дип аңлатты И.Куляжев.
Кызганычка каршы, программада яшелләндерү һәм кече архитектура формалары урнаштыру каралмаган, дип билгеләде Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе. “Күпмедер өлештә бу проблеманы ремонт эшләре белән бергә быел старт алган “100 сквер” программасы ярдәмендә хәл иттек. Шуңа нисбәтле ишегалларны комплексы төзекләндерү 25 объектта башкарылган. Тагын 8 ишегалды территориясе якын арада төзекләндереләчәк. Моннан тыш, ишегалларга яшеллек кертү мәсьәләсе белән идарәче компанияләр шөгыльләнәчәк”, - дип аңлатты ул.
Ишегалларда масштаблы капиталь ремонт үткәрү эшләре кыенлыклар китереп чыгарды, дип билгеләде Игорь Куляжев. Беренче чиратта, бу ишегаллардагы җир асты коммуникацияләре хакында мәгълүмат булмау. Еш кына яңгыр канализацияләренең шәһәр челтәрләре белән тоташу-тоташмавы хакында төгәл мәгълүмат юк. Ишегалды канализациясе пробемасы аеруча Яңа Савин һәм Идел буе районнары өчен актуаль.
Программада Казан, Әлмәт, Арча, Алабуга, Түбән Кама, Лаеш районы, Чуваш республикасыннан 56 подрядчы оешма эшләде. Кызганычка каршы, барлык подрядчы оешмалар да эшләрен яхшы башкармаган. Казан Башкарма комитеты вакытка сыешмау һәм башкарылган эшләрнең түбән сыйфатлы булу сәбәпле 7 оешманы эштән азат итәргә мәҗбүр булган. Подрядчы оешмаларның алмашынуы сәбәпле 7 объектта эш тәмамланмаган. Хәзерге вакытка бу ишегалларда барлык әзерлек эшләре тәмамланган. Ремонт тулысынча 31 октябрьгә кадәр бетәчәк.
Казан Мэры Илсур Метшин “кара исемлек”кә кергән компанияләрнең җитәкчеләре, белгечләре, хуҗалары исемнәре кертелгән база булдыруның кирәклеген билгеләде. Алар төзелеш, капитальремонт, торак фонд, төзекләндерү программаларында катнашырга тиеш түгел.
“Бу өлкәдә бик зур эшләр башкарылган, халык кайтавазына карап та без бу хакта беләбез. Әлеге эшнең партия проектына карау сәбәпле, “Бердәм Россия” фракциясе депутатларының чираттагы сессиягә кадәр барлык ишегалларын карап чыгуын үтенәм”, - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.
Исегезгә төшерәбез, быел март аенда Казанда “Россия шәһәрләренең яңа юллары” проектын тормышка ашыру эшләре башланды. Әлеге проект нигезендә беренче тапкыр ТР башкаласының ишегалларында капиталь ремонт эшләренә 835 млн сум бүлеп бирелде, шул исәптән федераль бюджеттан – 585 млн сум, шәһәр бюджетыннан 250 млн сум. Программа кысаларында капитальремонт үткәрелергә тиешле 153 объект билгеләнде. Әлеге исемлеккә 420 торак йорт янындагы ишегалды территорияләре һәм 24 квартал эчендәге йөрү юлы керде. Нигездә, программа 150 мең кешегә кагылды.