(KZN.RU, 5-нче октябрь). Бүген “Корстон” комплексының бал залында Татарстан Республикасының иң яхшы укытучылары җыелды. Укытучылар көне уңаеннан биредә бәйрәм оештырылды.
Укытучыларны профессиональ бәйрәме белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР фән һәм мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов котлый, шулай ук РФ Иҗтимагый палата әгъзасы, танылган алып баручы Тина Канделаки килгән.
Бәйрәм кунакларын сәламләү вакытында Рөстәм Миңнеханов республиканың белемле булуы сүздә калмыйча, программа һәм эштә чагылырга тиешлеген билгеләп узды. Өстенлекле проектлар турында сөйләгәндә, Президент республикада тәртипкә китерелергә тиешле мәктәпләр барлыгын ассызыклады. “Анда безнең катнашуыбыз сорала”, - дип белдерде ТР Президенты. Моның өчен, Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, икенче елда тормышка ашырылачак өч еллык программа башкарыла. Рөстәм Миңнеханов укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде, эшләрендә уңышлар һәм сабырлык теләде. “Сезнең хезмәтегез җиңел түгел. Уку авыр, укыту тагын да катлаулырак”, - дип өстәде ул.
РФ Дәүләт бүләген җөмһүриятебез президенты Казан шәһәре Яңа Савин районының 7-нче номерлы гимназия директоры Любовь Кочневага тапшырды. Аңа “Россия Федерациясенең атказанган укытучысы” мактаулы исеме бирелде. Каюм Насыйри исемендәге традицион премияне Фәрит Мөхәммәтшин Казан шәһәре Киров районының 4-нче номерлы гимназия коллективына тапшырды. Акчалата премиягә КФУ карамагындагы Н.И.Лобачевский исемендәге инглиз теле укытучысы лаек булды.
ТР укытучыларын бәйрәм белән Тина Канделаки да котлады. Хәзерге җәмгыятьтә укытучы роле турында әйткәндә, бөтен яктан килгән укытучы – укучысын ярату, хезмәтенә мәхәббәт, белемле булырга тиешлеген билгеләде.
“Бүген бу залда үзләрен башка һөнәр иясе итеп күз алдына да китерә алмаган кешеләр җыелган, бу – иң мөһиме. Нәкъ менә шунда үз һөнәреңдә иң-иң булу теләге барлыкка килә”, - дип өстәде ул.
Рәсми өлештән соң бәйрәмне концерт программасы дәвам итте.