(KZN.RU, 4-нче октябрь). Бүген Укытучылар көне алдыннан Казан Мэры Илсур Метшин шәһәребезнең яшь укытучылары белән очрашты. Башкала Ратушасында узган очрашу Казан Мэры карамагындагы Яшь укытучылар берлегенең беренче утырышы булды. Берлек рәисе итеп 19-нчы номерлы гимназиянең физика укытучысы Нияз Гафиятуллин сайланды. Исегезгә төшерәбез, быел нәкъ менә ул “Татарстанның ел укытучысы-2011” исеменә лаек булды.
Фикер алышкан сораулар киңлеге мәктәпләрне модернизацияләүдән алып мәгариф учреждениеләренә система администраторы ставкасын кертүгә хәтле колачланды.
Татарстан Республикасының яшь укытучылары - бәйге һәм грантлар җиңүчеләре белән әңгәмәне башлап җибәрер алдыннан, Илсур Метшин аларга сәламәтлек һәм эшләрендә уңышлар теләп, барысын да якынлашып килгән бәйрәм белән котлады. “Укытучылар көне безнең өчен үзенчәлекле бәйрәм. Мәктәп бала өчен икенче йорт ул, шуңа күрә аның шәхесе формалашуда аның янында нинди укытучылар булуы, аларның нинди үрнәк булулары зур роль уйный. Казан педагоглары берлегенең һәрвакыт авангардта булуы сөендерә һәм горурлану өчен сәбәп булып тора”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин муниципалитетның белем бирү өлкәсенә зур игътибар бирелгәнен искә төшерде, шәһәр бюджетында мәгариф өлкәсенә иң зур статья бүлеп бирелгән: 5 млрд 636 млн сум, яисә бюджетның 40%-ы. Шәһәрдә “Киләчәк” республика программасы уңышлы рәвештә тормышка ашырыла.
Башкалада белем бирүнең төп мәсьәләсен шәһәр башлыгы шәхесне үстерү өчен шартлар тудыруда күрә. “Иң мөһиме, балаларыбыз сау-сәламәт, бәхетле булып үссеннәр, үз урыннарын таба алсыннар”, - дип ассызыклады И.Метшин.
Шәһәребезнең 12 иң яшь һәм креатив укытучылары Мэрга Казан мәгариф системасын киләчәктә ни рәвешле күрүләре хакында сөйләделәр, үз тәкъдимнәре белән бүлештеләр. Мисалга, 93-нче номерлы гимназиянең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Екатерина Штырлина мәктәп укытучылары өчен грант системасы стимул булып торуын билгеләде. Грант системасы кадрлар мөмкинлекләрен үстерүгә, ачуга ярдәм итә.
54-нче номерлы мәктәпнең математика укытучысы Светлана Агеева мәктәпкә система администраторы өчен өстәмә ставка кертү тәкъдиме белән чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, электрон журналларны тутыру, аларга өстәмәләр кертү, сайтны алып бару – боларның барысына да күп вакыт таләп ителә. Әлеге функцияләрне тормышка ашыру өчен система администраторы кирәк.
КФУ карамагындагы Н.И.Лобачевский исемендәге лицейның хокук һәм җәмгыять белеме укытучысы Максим Воронин шәһәрнең мәктәпләр һәм югары уку йортлары арасында тагын да тыгызрак элемтә урнаштыру тәкъдимен яңгыратты, ә 90-нчы номерлы мәктәпнең физик тәрбия укытучысы Иван Филатов әлеге үзара эшчәнлеккә спорт мәктәпләрен җәлеп итүне дә тәкъдим итте.
Бәхәс тәмамлангач Илсур Метшин яшь укытучыларга Универсиада объектларына түләүсез йөрүгә сертификатлар тапшырды.
Белешмә өчен: Казан мәгариф системасында 15,5 меңнән артык кеше (15562) хезмәт итә. 91% - хатын-кызлар. Педагогларның 91%-ы югары белемле.