(KZN.RU, 3-нче октябрь). Бүген Татарстан башкаласында шәһәрне санитария таләпләренә китереп җыештыру буенча декадник старт алды. Бу вакытка Казан паркларында, скверларында һәм ишегалларында 8 меңнән артык агач һәм 32 мең куак утырту планлаштырылган. Мэриядә узган аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитет Җитәкчесенең төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Александр Лобов хәбәр иткәнчә, утырту материалы район администрацияләре аша бүлеп биреләчәк.
Декадник вакытында шәһәрне кышка әзерләячәкләр, монда исә аны чистарту, ишегалды территорияләрен, контейнер мәйданнарын тәртипкә китерү, эре габаритлы чүпне чыгару, шулай ук урам-юлны яктырту терәкләрендә рөхсәт ителмәгән рекламаны бетерү керә.
Александр Лобов хәбәр иткәнчә, ел саен үткәрелә торган шәһәр күләмендәге өмә 15 октябрь көнне үткәрелә. Бу көнне мәктәп укучылары, студентлар, төрле предприятие хезмәткәрләре, микрорайоннарда яшәүчеләр – барлык теләүчеләр туган шәһәребезне җыештыру һәм тәртип урнаштыру эшенңз катнаша алачак.
Җыештыру ункөнлеге дәвамында автотранспорт агымы артачак, дип хәбәр итте докладны укучы. Барлык автотранспорт “чаршау” белән ябылган булырга тиеш – әлеге булырга тиешле таләп предприятие җитәкчләренә җиткерелде. “Көнкүрешнең каты калдыкларын шәһәр территориясеннән чыгару максатыннан чүпнең полигоннарда түләсез нигездә кабул ителүе хакындагы мәсьәләне хәл итәбез”, - дип билгеләде Александр Лобов.
Казан Мэры Илсур Метшин белдергәнчә, шәһәрне санитар чистарту вакытында чүпне чыгару эше төгәл оештырылырга тиеш. “Икеләтә эш эшләнмәсен өчен, намуссыз йөртүчеләр чүпне ташлый алган урыннарда кизү торуны оештырырга кирәк (мисалга, Каенлык, Лагерная урыннары). Шәһәрнең Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе, экологик полиция боларны үз контроле астына алырга тиеш”, дип ассызыклады шәһәр башлыгы. Кирәк булган очракта, патруль чыгуны көчәйтергә була. “Җыештыру урыныннан 100 машина чыгып китсә, көнкүреш каты калдыклары полигонына килеп җиткән машиналар саны шундый ук булырга тиеш”, - дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.