Казан Мэры Илсур Метшин әнә шундый бурыч куйды.
(KZN.RU, 27-нче сентябрь). Казан хакимияте шәһәр үзәген тәртипкә китерү буенча планлы эшен дәвам итә. Петербург урамындагы 60 бина хуҗасы башкала үзәген саклау һәм үстерү комиссиясенең чираттагы җыелышына чакырылды. Комиссия рәисе, Казан Мэры Илсур Метшин җыелганнарга мөрәҗәгать иткәндә билгеләп узганча: “Һәр объект буенча аерым сөйләшәчәкбез”.
Шуны әйтергә кирәк, бүген иртән шәһәр башлыгы шәһәрнең әлеге үзәк урамында булып кайтты. Исегезгә төшерәбез, күптән түгел оештырылган комиссиянең төп максаты биналар хуҗалары белән Казан шәһәренең тарихи өлешендә тәртип булдыруга юнәлтелгән чаралар комплексын булдыру һәм тормышка ашырудан гыйбарәт. Илсур Метшин билгеләп узганча, әлеге максат Татарстан Президенты тарафыннан куелды. “Киңәшмә нәтиҗәләре буенча без һәр милекче белән эш килешүе төзибез, анда исә башкарылырга тиешле эшләр һәм аларны башкаруның вакытлары күрсәтеләчәк, - диде шәһәр Мэры. – Без сезгә күп мәсьәләне хәл итүдә ярдәмгә әзер”.
Башкарма комитет Җитәкчесенең 2013 елгы Универсиаданы әзерләү һәм үткәрү мәсьәләләре буенча урынбасары Руслан Шакиров билгеләп узганча, Петербург урамындагы биналар фасадалары канәгатьләндерерлек хәлдә. Алар санында Петербург урамындагы 28, 37, 50, 52, 53, 55, 58, 62, 72, 74, 78, 80, 84, 88, 90йортлар.
Фасадларны ремонтлау Петербург урамындагы 21, 25, 25в, 36, 40б, 76 йортлар, шулай ук Ульянов-Ленин урамындагы 15 йорт хуҗалары милекчеләренә киңәш ителде.
Казан шәһәренең Баш архитекторы Татьяна Прокофьева, үз чиратында, Бауман урамындагы сыман Петербург урамында да “фасадларның төс ягыннан” хәл итәсе бар.
Руслан Шакиров “беренче линиядәге” йортлар хуҗаларына бюджетны биналар яктыртылышын исәпкә алып, планлаштыру үтенече белән мөрәҗәгать итте. Баш архитектор яктыртылышның гомуми концепциясе кирәклеге турында әйтте.
Казан Башкарма комитетының Тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе башлыгы Ирина Дябилкина сүзләренә караганда, майда инвентаризация үткәргән вакытта, Петербург урамында рөхсәтсез урнаштырылган 71 реклама барлыгы ачыкланган. Илсур Метшин, үз чиратында, “беренче линия”дәге рекламаны урнаштырган вакытта аның үзе белән киңәш итүне йөкләде. “Кольцо” сәүдә комплексындагы сыман, реклама бинаны шыксызландырып тормасын өчен”, - дип ассызыклады Казан Мэры.
Утырышта Петербург урамындагы 55 йорттагы йортны, 1 литер (Осокиннар йорты буларак билгеле) күршедәге бина (“Сөләйман-палас” кунакханәсе) хуҗасы “Инвест-сити” ябык акционерлар җәмгыятенең сатып алу мөмкинлеге ачыкланды. Компания әлеге бинаны сатып алуга кызыксынуын белдергән инде. “Атна ахырына кадәр бинаны сатып алуыгызны хәл итү сорала, - диде Илсур Метшин. – Бәя мәсьәләсе – икенче сорау”.
Җыелганнар Петербург урамындагы кайбер җир биләмәләрен файдалануның перспективалары хакында фикер алышты. Аерым алганда, “Алкид” ЯАҖ вәкиле (җир биләмәләрен аренадалаучыларның берсе) хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта җир биләмәсен файдалануның перспективаларын ай дәвамында ачыклаячак эш төркеме булдырылган.
Илсур Метшин аренадалучының уйлау өчен вакытын шактый кыскартты. “5 октябрьгә кадәр хәл итәргә туры киләчәк, - диде Казан Мэры. - әлеге җирне сез паркинг төзелеше өчен алдыгыз. Бер өлешенең офиска бирелүе рөхсәт ителә, әмма җир биләмәсе паркинг өчен билгеләнгән”.
Буш җир биләмәләренә, төзелеп бетмәгән һәм озак төзелгән (мәсәлән, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы бинасы янындагы 14 йорт) объектларына килгәндә, Казан Мэры Илсур Метшин милекчеләргә объектларының язмышларын тиз арада хәл итәргә киңәш итте.
Утырышта һәр объект буенча язылган ниятләре белән эш килешүләре 7 октябрьгә кадәр имзаланырга тиеш. Әмма милекчеләр тарафыннан шәһәр хакимияте хәл итә алган проблемалар яңгырады. Аерым алганда, Петербург урамындагы 78 һәм 25 йорт хуҗалары яңгыр канализацияләренең начар эшләвенә, башкалар исә җәяүле урамдагы машиналар хәрәкәтенә зарланды.
Бу һәм башка моментлар мәҗбүри рәвештә ике яклы килешүдә язылачак. Казан прокуроры Илдус Нәфыйков билгеләп узганча, прокуратура милекчеләрнең үз өстенә алган бурычларны үтәүне тикшереп торуны үз өстенә ала.
2012 ел дәвамында Петербург урамындагы биналарның тышкы күренешен тәртипкә китерергә кирәк, дип ассызыклады Илсур Метшин. “Икенче ел дәвамында әлеге эшләрне башкарып чыгырга, эчке отделка эшләрен 2013 елга тәммаларга”, - диде шәһәр башлыгы.