(KZN.RU, 27-нче сентябрь). Казанның торакфондына җылы җибәрү дәвам итә. Бүгенге көнгә 70% фатир җылы белән тәэмин ителгән. Шәһәр объектларын җылы белән тәэмин ителеш эшләр барышын бүген Казан Мэры Илсур Метшин тикшерде. Шәһәр башлыгы Спартак урамы буенча 163 йортта урнашкан яңа котельныйда булып кайтты.
Яңа котельныйны урнаштыру турындагы карар искесенең эш ресурсы тулысынча тузып бетүе белән бәйле кабул ителде. Ике ай эчендә биредә Ижау котельный заводының яңа модуле, яңа казаннары, Италия комплектациясендәге горелкалар, өр-яңа автоматика барлыкка килгән. Котельныйда кирәк булган очракта эшен автоматик рәвештә башлаган бер үк вакытта өч казан урнаштырылган.
Әлеге котельный якында урнашкан 7 торак йортны җылы белән тәэмин итә. Хәзерге вакытта котельный мөмкинлекләре бары 55%-ка файдалана. Якында төзелә торган күпкатлы йорт та бу котельныйга тоташтырылачак. Аңа хезмәт күрсәтү йөкләнеше инде тоташтырылган биналарны җылытуга киткән энергия тигез булачак.
“Әлеге йортны төзеп бетергәч, котельный ресурсы тулысынча эшкә җигеләчәк”, - дип аңлатты “Казэнерго” МУП директоры Юрий Елисеев объектны карау вакытында. Яңа котельный хезмәт күрсәткән йортларга җылы бүген иртән җибәрелгән.
Шәһәрнең калган өлешен җылы белән тәэмин итүгә килгәндә, хәзерге вакытка торак фондның 70%-ы һәм барлык социаль объектларның 99%-ы җылы белән белән тәэмин ителгән. Җылысыз тагын ике балалар бакчасы һәм ике мәктәп кала. Балалар бакчасының берсенә җылы җибәрү Көньяк сәнәгать җылылык үткәрүне төзекләндерүгә бәйле тоткарлана. “Эшләрне биредә атна ахырына кадәр тәмамларга, ул вакытка кадәр балалар бакчасын өстәмә җылыту һәм кирәк-яраклар белән тәэмин итәргә”, - Казанда җылы җибәрүгә багышланган кичәге оператив штабта Илсур Метшин әнә шундый бурыч куйды.
Икенче балалар бакчасын җылы белән тәэмин итү Уң Болак урамы буенча 2-нче номерлы җылылык үткәрү өлешен төзекләндерү өчен бозылган. Шунысын әйтергә кирәк, бу балалар бакчасы ябылган, шуңа күрә, анда җылы булмау сәбәпле балаларга куркыныч янамый. Тагын бер мәктәпкә “Шаматов” шәхси эшмәкәр котельныйсы хезмәт күрсәтә, анда эш иртәгә башлана.
Сәламәтлек саклау учреждениеләреннән торак йортларда урнашканнары гына җылысыз кала. Җылы монда фатирларга җылы җибәрелгән вакытта булачак.
”Җылы җибәрүгә килгәндә, ведомство котельныйлары эше буенча сорауларыбыз бар, әмма алар атна ахырына кадәр хәл ителәчәк. Шулай ук берничә торак милекчеләре иптәшлеге һәм торак-төзелеш кооперативына карата шелтәләр бар – мондый төр милекчеләрнең бары 30%-ына гына җылы җибәрелгән”, - дип белдерде Казан Башкарма комитеты Җитәкчесенең төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Александр Лобов.
Фатирларга җылы җибәрү эшенә комачаулаган тагын бер фактор – хезмәт күрсәтә торган “Таттеплосбыт” һәм “Казэнерго” МУП җылылык энергиясе өчен бурычлы булуы. Аларның күбесе – 197 млн сум тәшкил иткән халык бурычы.
“Шуңа күрә шәһәр халкына мөрәҗәгать итәсе килә - җылылык энергиясе өчен бурычларыгызны түләгез. Идарәче компанияләр даими бурычлары булганнар белән судлашалар”, - дип нәтиҗә ясады Александр Лобов.