(KZN.RU, 26-нчы сентябрь). “Дүшәмбе киңәшмәсе”ндә Казан Мэры Илсур Метшин узган атнада тәмамланган Казан шәһәре Думасының сессия эшенә нәтиҗә ясап, шәһәрнең тарихи үзәгендә тәртип булдыру өчен кирәкле чаралар системасы комплексын санап чыкты.
Казан Мэры сүзләренә караганда, шәһәрнең тарихи өлешендә планлы рәвештә тәртип булдыру өчен кимендә 5 этәргеч көч бар. Беренче көч – идарә итү рычагы. Аерым алганда, сессиядә “Старый город – Иске шәһәр” префектурасын булдыру турындагы карар кабул ителде. “Башкарма комитетка префектура территориясен, префект кандидатурасын билгеләү бурычын йөкләдек, - ди И.Метшин. – Бу бик җаваплы эш. Бу вазыйфага тәүлегенә 24 сәгать, атнасына 7 көн эшләргә әзер кеше көтәбез”.
Идарә итү функциясен булдырылган Шәһәр үзәген саклап калу һәм үстерү комиссиясе дә үз өстенә ала. Аның даими утырышларында биналарның хуҗалары белән туры диалог режимында һәр урам, һәр йорт буенча чын хәл ачыклана, проблемаларны сүтү юллары эзләп табылачак. Исегезгә төшерәбез, Комиссиясенң беренче утырышы Казанда 21 сентябрькөнне узды.
Икенче этәргеч көч юридик юнәлештә. Аерым алганда, депутатлар Казан мәдәни мирасларының Зоналарны саклау проектын (ЗСП), сакланырга тиешле, тарихи, шәһәр сурәтен формалаштырган кыйммәтле 422 бина исемлеген, нигездә, хупладылар.
Тәэсир итүнең икътисади чараларына (икътисади рычаг) Мэр җиргә салым ставкаларын арттыруне кертә, бу исә аның нәтиҗәлерәк файдалануына китерәчәк ди ул. Монда ук инвесторларны җәлеп итү дә керә. Шулай итеп, сентябрь аенда торгка 12 бина чыгарылган, икенче елның беренче квартал ахырына тагын 40 чыгарылачак. Шул ук блокка Мэр урамда сату сферасын тәртипкә китерү, тышкы реклама һәм туризм потенциалын үстерүне кайгыртуны кертә.
Мэр Казан депутатлары сессиядә чыгыш ясаган ТР Административ хокук бозулар турындагы кодексның кайбер маддәләренең катылануы хакында искә төшерде. “Без күчемсез милек объектларын яисә җир биләмәләрен килешенгән саклау бурычларын үтәмәү нигезендә, милекчеләр өчен штраф кертергә тәкъдим итәбез. Кесәгә җыю максаты түгел бу. Милекчеләр законны үтәмәү икътисади яктан отышсыз икәнлеген белергә тиешләр”, - ди Илсур Метшин. Бу – дүртенче көч.
Мэр фикеренчә, тагын бер, көчле этәргеч көч бар – социаль. “Шәһәребез, аның архитектурасы, тарихы өчен борчылган иҗтимагый оешмалар, инициативалы кешеләр бар. Аларга әлеге эшне алып баруда, үтәүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен зур рәхмәт”, - ди Илсур Метшин.