(KZN.RU, 26-нчы сентябрь). Башкарма комитетның Торак-коммунальхуҗалык комитетында җылы җибәрү вакытына “кайнар линия” телефоны эше оештырылды. Бу хакта “дүшәмбе киңәшмәсе” барышында Комитетның рәисе Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.
Җылыту сезоны башы вакытында, гадәттәгечә, мөрәҗәгатьләр саны кискен артып китә. “Бу вакытта без өстәмә линия ачып җибәрәбез, - ди И.Гыйниятуллин. – күп каналлы телефон номеры – 292-21-02. Бу даими номер. Бу хакта халыкка искә төшерәбез”.
Казан Мэры Илсур Метшин “кайнар линия” телефонының эшләве хакында халыкка җиткерүне таләп итте. “Без, әлбәттә, эшне претензия булмаслык итеп оештырырга тырышабыз, шулай да, кешеләр кирәк булган очракта кайда мөрәҗәгать итәргә мөмкинлеген белеп торырга тиеш”, - диде шәһәр башлыгы.
Белешмә
Быелгы җылыту сезоны Казанда Башкарма комитет Җитәкчесенең боерыгы буенча 24 сентябрькөнне башланып китте. Бүген иртән 273 муниципаль балалар бакчасының 263-енә җылы җибәрелгән, 173 Казан мәктәбенең 168-ендә җылы. Ялларда шәһәрнең торак фондына да җылы җибәрелгән. Бүгенге көнгә үзәк җылыту системасына караган торак йортларның 52%-ы җылы белән тәэмин ителгән (4955 йорттан 2582 йорт).