(Казан шәһәре
KZN.RU, 4-нче июнь, Алсу Сафина). Казанда белем бирү дәрәҗәсен күтәрергә һәм
аны яңа дәрәҗәгә куярга – шундый бурыч куйды бүген эшлекле дүшәмбедә Мәгариф
идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятовка Казан Мэры Илсур Метшин. “Татарстан
башкаласында артка калучы мәктәпләр булырга тиеш түгел, бу балаларга киләчәктә
старт өчен тигез шартлар тудырачак”, - дип ассызыклады ул, уку елы нәтиҗәләрен
тыңлагач.
Илсур Метшин искәртеп
үткәнчә, структур бүлекчәләр җитәкчеләре һәм районнар администрацияләре
башлыклары белән ул мәктәп директорларының хисапларын тыңлап үткән иде. Алар арасында
начар нәтиҗәле мәктәпләр дә бар. “Тулаем алганда, 23 мәктәп буенча план
эшләдек, аларны тормышка ашырырга кирәк. Киләсе уку елында яхшы нәтиҗәләр
күрербез һәм “турнир таблицасында” аста торучыларны өскә күтәрербез, дип
уйлыйм. Артка калучы мәктәпләр булырга тиеш түгел”, - диде И.Метшин.
Бу уңайдан игътибар
мәктәпләрдә капиталь төзекләндерү, БДИ уңышлы тапшыру кебек сорауларга гына
бирелмәячәк. Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, кадралар ротациясе, яңа
технологияләр кертү, Татарстанның һәм республикадан тыш мәктәпләрнең иң яхшы тәҗрибәләрен
өйрәнү кирәк.
Уку елы
нәтиҗәләрен чыгарып, Мэр билгеләп үткәнчә, мәктәпләр, җитәкчеләр һәм ата-аналар
өчен ул җиңел булмады. “Татар телен укыту мәсьәләсе кискен торды. Әлеге
сорауның катлаулылыгын һәм тирәнлеген күрдек. Чираттагы тапкыр мәктәпләрдә
капиталь төзекләндерү эшләрен генә башкарырга түгел, ә туган телләребезне укыту
методикасын яңадан карарга кирәклеге ачыкланды”, - диде шәһәр башлыгы. “Әлеге
мәсьәлә чишелер”, - дип ышандырды И.Метшин.
“Шул ук вакытта,
безнең мәгариф системасы, бернигә дә карамастан, нәтиҗәле генә эшләп килде”,
дип ассызыклады шәһәр башлыгы. Моңа мисал итеп, аның сүзләре буенча, Казан
укучыларының республика, Россия, халыкара олимпиадаларда җиңүе тора. Казан,
Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала, Бөтенроссия олимпиадасында призлы урыннар саны
буенча өченче урында тора.
Искәртеп үтәргә
кирәк, Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында җиңүчеләр саны, узган ел белән
чагыштырганда, 20% арткан. Бөтенроссия олимпиадасының азаккы этабында 159 Казан
укучысы катнашты, аларның 73-е җиңү яулады. 4 укучы абсолют җиңүче булды һәм
Россия җыелмасы составына керде. Бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләрне 24
мәктәп әзерләде. Моннан кала, Казан укучылары халыкара олимпиадаларда 26 җиңү
яулады: 7 алтын медаль, 7 көмеш медаль, 5 бронза медале, 1 гран-при һәм алты
призлы урын.
Яхшы нәтиҗә дип
Илсур Метшин 131-нче лицейның Россиянең иң яхшы 25 мәктәбе арасына керүен
атады. Шәһәр башлыгы сүзләре буенча, бу уку йорты – шәһәр горурлыгы. Моннан кала,
16 Казан мәктәбе Россиянең 500 иң яхшы мәктәбе исемлегенә кертелгән. “Мәгарифебезнең
системалы эшенең нәтиҗәсе бу, ул Казан мәктәпләрендә укыту сыйфатын күрсәтә”, -
диде шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин
мәктәпләр директорларына һәм укытучыларына эшләре өчен рәхмәтен белдерде. “Алмазны
яхшы кулларда эшкәрткәч кенә, бриллиант җемелди. Бу эшне безнең укытучыларыбыз эшли”,
- диде Мэр.