(Казан шәһәре
KZN.RU, 4-нче июнь, Ксения Швецова). Казан яшүсмерләр клубларында техник
белгечлекләрне үстерергә кушты бүген Казан Мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә.
Ул клубның үз юнәлеше булуның мөһимлеген билгеләп үтте һәм педагогларны балалар
белән дәресләрне ишегалларында, паркларда һәм скверларда һ.б. урыннарда
яңартылган спорт мәйданчыкларында уздырырга чакырды.
Казанда
яшүсмерләр клубларын капиталь төзекләндерү эшләре барышы белән Балалар һәм яшьләр
эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов таныштырды. Ул искәртеп киткәнчә, Казанда
республика программасы ярдәмендә 2015-2017 елларда 16 клуб капиталь
төзекләндерелде, тагын 8 клубта капиталь төзекләндерү эшләре быел тәмамлана.
Тагын 3 объект быел муниципаль чаралар һәм “Подросток” берләшмәсенең бюджеттан
тыш чаралары ярдәмендә төзекләндерелде.
“Барлык “яна
торган” клублар төзекләндерелде. Дөрес, тагын 12 клуб бар. Аларда агымдагы
төзекләндерү эшләрен башкарырга кирәк, ләкин алар чагыштырмача яхшы хәлдә тора.
Әмма безнең нинди дәрәҗәгә чыгуыбызны исәпкә алсак, аларны да заманчалаштырасы
килә, - диде А.Фәизов. – Бәхеткә каршы, республика программасы дәвам итә һәм
2019 елда, яшьләр сәясәте учреждениеләрен төзекләндереп бетереп, әлеге сорауны
ябарбыз, дип уйлыйм”.
Төзекләндерелгән
клублардан кала, Казанда соңгы өч елда 2 яңа клуб төзелде. Мәсәлән, “Лимонад”
клубы файдаланылмаган муниципаль һәм республика объектларын яшьләр сәясәте
учреждениеләренә тапшыру хисабына яңа бина алды. Быел шушы ук схема буенча
Дәрвишләр бистәсендә “Лазер” клубы ачылачак. Шәхси-дәүләт хезмәттәшлеге
кысаларында берничә яшүсмерләр клубы ачылды – нәтиҗәдә, яшүсмерләр үзәкләре
челтәре 10% артты. Моннан кала, быел “Салават күпере” торак комплексында клуб
ачылачак, бүленгән бинада төзекләндерү эшләре башланды һәм балаларны түрәкләргә
һәм секцияләргә яздыру старт алган.
Төзекләндерелгән
һәм җиһазландырылган клублар балалар һәм яшүсмерләрне күбрәк җәлеп итә, - диде
чыгыш ясаучы. Мәсәлән, төзекләндерү эшләренә кадәр клубларга 3,2 мең кеше
йөргән булса, хәзер алар саны 5 меңнән артык.
Материаль-техник
базаны яңарту тәрбия процессын яңартуга китерде: “Подросток” МБУ 7 филиалы һәм
58 клуб 21 локациягә берләштерелде. Локация – берничә клубның географик принцип
буенча бер эре үзәк тирәсендә берләшүе. Чыгыш ясаучы фикере буенча, әлеге ысул
якын-тирә клубларда бер төрле дәресләрне булдырмый һәм клубларга яңаларны
кертергә мөмкинлек бирә.
“Билгеләп үтәргә
кирәк, түгәрәкләрнең төрлелеге аларның бәясенә йогынты ясамый – бүгенге көндә “Подросток”
берләшмәсендә 90% түгәрәкләр түләүсез булып кала, ә калганнарының бәясе шәһәрдәге
уртача бәядән 30-50% ким”, - диде Фәизов.
Казанның
яшүсмерләр клублары нигезендә төрле проектлар гамәлгә ашырыла. Алар арасында,
мәсәлән, “СВОИ” проектын аерырга мөмкин. Ул – яшүсмерләр арасында
җинаятьчелекне кисәтү буенча проект,аның кысаларында “авыр” яшүсмерләр белән эш
алып барыла.
Моннан кала, клуб
нигезендә төрле проектлар оештырылган. Мәсәлән, “Безнең ишегалды уеннары”
проекты гамәлгә ашырыла, ул ишегаллары уеннарының совет традицияләрен торгызуга
юнәлдерелгән; “Молоток” техник иҗатны үстерү программасы һ.б.
Казан Мэры Илсур
Метшин фикеренчә, илебездә өстәмә белем бирү учреждениеләренә шуның кадәр
игътибар биргән субъектлар аз. Ул билгеләп үткәнчә, капиталь төзекләндергәннән
соң клубларда балалар гына түгел, аларның әти-әниләре дә шөгыльләнә.
“Казанда яшүсмерләр
клублары катлаулы 80-нче елларда, “Казан феноменына” альтернатива буларак пәйда
булды, - диде И.Метшин. – Бәхеткә каршы, бу тарихыбызның узган бите. Еллар
дәвамында клублар яшьләрне урамнардан, тискәре йогынтыдан саклап килде”. Шәһәр
башлыгы билгеләп үткәнчә, озак еллар дәвамында клубларның хәле яхшылардан түгел
иде – аларның күбесе авария хәлендә иде. Бу мәсьәләне республика программасы
ярдәмендә хәл итеп булды.
“Без яшүсмерләр
клубларын төзекләндерү дәрәҗәсенә генә түгел, ә һәр клубның индивидуаль дизайнер
чишелешле булу дәрәҗәсенә кадәр үстек. Ләкин болар берсе дә клуб эшен яңартудан
башка булмас иде. Һәр клубның үз белгечлеге булу карары кабул ителү бик яхшы
күренеш”, - диде Мэр.
Шәһәр башлыгы
шәһәрнең өстәмә белем бирү үзәкләрендә техник белгечлекләргә аеруча игътибар
итәргә чакырды. “Спорт, иҗат, уеннар гына түгел, техник юнәлешләр дә үсәргә
тиеш. Без – авиацияле Казан, бездә машина төзелеше үскән. Клубларыбызны йөзе
белән технологияләргә борырга кирәк”, - диде Мэр.
Ул шулай ук яшүсмерләр
клублары территориясендә универсаль спорт мәйданчыкларын төзү буенча республика
программасының мөһимлеген ассызыклап үтте. Моның ярдәмендә клубларда яңа
юнәлешләр барлыкка килә. Мэр әлеге территорияләрне үзләштерергә һәм аларда балалар
белән шөгыльләнергә кушты: “Балалар үзләрен мәйданчыкның хуҗалары итеп хис
итсен. Без аларны яңа шартлар тудырырга дип төзекләндердек”.