(Казан шәһәре
KZN.RU, 4 июня, Ксения Швецова). Быел РФ Президенты грантлары бәйгесендә Казан
хәйрия һәм иҗтимагый оешмалары 100 млн сумга артык алды. Казан Мэры Илсур
Метшин фикеренчә, монда “Игелекле Казан” шәһәр проектының казанышы зур. Казан
проектларына бирелгән грантларның гомуми суммасы 116 млн 517 мең 463сум тәшкил
итә.
“Президент
грантлары – хәйрия иҗтимагы оешмалар өчен бәяләп бетергесез, ә дәүләтнең шундый
ярдәм күрсәтү карары – җәмгыятебез өчен алга таба бер адым атлавы. Бу дәүләт эшен
актив гражданнарга күчерү түгел, ә актив оешмаларга булышлык итү, - диде И.Метшин.
– Мондый проектларга булышлык иткәне өчен илебез Президентына рәхмәт”.
Искәртеп үтәргә
кирәк, узган җомгада билгеле булганча, Татарстанның 58, шул исәптән 32 Казан
проекты, социаль әһәмияткә ия булган проектлар бәйгесендә җиңү яулады.
Башкарма комитет
җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов сөйләгәнчә, иң эре суммаларны
2016 елдан Казан Мэриясе тарафыннан “Игелекле Казан” эгидасы астында гамәлгә
ашырыла торган проектлар алды – “Игелекле дулкын” Бөтенроссия мәдәни-хәйрия
фестивале һәм “Ярдәм” үзәге нигезендә күрү буенча инвалидларны реабилитацияләү
проекты.
“Игелекле дулкын”
фестивале Казан Башкарма комитеты һәм Игорь Крутойның Популяр музыка
академиясенең уртак проекты булып тора, - диде Д.Фәттахов. Авыр тормыш
шартларына калган балалар өчен оештырылган әлеге хәрәкәт бер сәхнәдә балалар
йортларында тәрбияләнүче, ата-ана каравыннан башка калган балаларны, күп балалы
һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны мөмкинлекләре чикләнгән
балаларны берләштерәчәк”.
Быел фестиваль грант
акчаларына үзенең географиясен киңәйтәчәк: сайлау этаплары Россиянең 9
шәһәрендә узачак, фестиваль “Балалар Яңа дулкыны” һәм “Балалар Евровидениесы”
кебек халыкара проектларда тәкъдим ителәчәк.
Фестивальнең
гала-концерты Казанда үтәчәк: 30 ноябрьдә ул илебезнең сәләтле балаларын
сәхнәдә җыячак, алар эстрада йолдызлары белән чыгыш ясаячак. Д.Фәттахов хәбәр
иткәнчә, концертта катнашуларын Филипп Киркоров, Сергей Лазарев һәм Динә
Гарипова раслаган.
Казан Мэры Илсур
Метшин билгеләп үткәнчә, “Игелекле дулкын” – уникаль проект, ул авыр тормыш
хәлендә калган балаларга хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итә. “Инвалид
балаларга медицина ярдәме күрсәтү, реабилитацияләү буенча дәүләт программасы
бар. Ә аларның иҗади потенциалларын үстерү, балачак хыялларын тормышка ашыру
буенча программалар юк, - диде И.Метшин. – Фестиваль үсешенә бирелгән грант бу
юнәлештә бергәләп эшләү мөмкинлеген күрсәтә”.
“Ярдәм” Милли
ислам хәйрия фонды тәкъдим иткән “Йөрәк белән күрергә һәм ишетергә” (“Видеть и
слышать сердцем”) проектына да грант бирелде. Проект начар күрүче кешеләрдән
яисә күрү буенча инвалидлардан торган 5 төркемне (225 кеше) комплекслы
реабилитацияләүгә юнәлдерелгән. Проект кысаларында аларны Брайль системасы
буенча укырга һәм язарга өйрәтәчәкләр, инвалидлар өчен медицина реабилитациясе,
социаль һәм мәдәни программалар каралган.
Д.Фәттахов “Умиление”
аналыкны һәм балачакны яклау үзәгенең “Бишек” социаль йорты, “Смена” заманча
мәдәният үзәгенең дебют документаль фильмнар фестивале, Анжела Вавилова ис.фонд
оештырган Казан хосписы һ.б. проектларны да билгеләп үтте.
“Безнең Казан фондларның
социаль әһәмияткә ия булган проектлар бәйгесендә җиңүе – “Игелекле Казан” шәһәр
проектының казанышы, - диде И.Метшин. – Махсус рәвештә форумнар уздырдык,
аларга зур фондларны, иҗтимагый оешмаларны чакырдык. Бу өлкәдә юлларын башлаган
хезмәттәшләребез мондый форумнан алга таба эшләргә көч туплый ала. З иң мөһиме –
ул коучинг, ягъни грантларга гариза бирү, эшне оештыру формалары буенча яңа
белемнәр туплау”.
Мэр
ассызыклаганча, бәйгедә җиңү – уртак хезмәт нәтиҗәсе. “Девизыбыз: “Не вместо, а
вместе”, бу хакта күп тапкырлар сөйләдек. Актив, битараф булмаган казанлылар,
иҗтимагый оешмалар, фондлар белән системалы, уртак эш оештырдык”, - диде И.Метшин.
Шәһәр башлыгы сүзләре буенча, Татарстан башкаласы бүген хәйрия үсешендә яңа
этап аша уза. Бүген “Игелекле Казан” проекты ярдәмендә шәһәрлеләр авырлыкларга
очраган вакытларда нинди фондларга мөрәҗәгать итәргә кирәклеге, аларның нәрсә
белән шөгыльләнүе турында бик күп мәгълүмат ала ала.