(Казан шәһәре
KZN.RU, 5-нче июнь, Алсу Сафина). Кичә Юдино бистәсендә Тимер юлчылар мәдәният
сараен ремонтлау, җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү, шулай ук ябык боз шугалагы
һәм спорт комплексы төзү мәсьәләре буенча күчмә эшлекле киңәшмә барышында Казан
Мэры Илсур Метшин белән фикер алыштылар. Искәртергә кирәк, Киров районында урнашкан
торак массив быел 100 еллык юбилеен билгеләп үтә. Бистәдә 20 меңнән артык кеше
яши.
Эшлекле очрашу
Тимер юлчылар мәдәният сарае янында үтте. Искәртергә кирәк, 90 еллык мәдәният
сараен яңарту турында сүз 2017 ел азагында Мэрның торак массивка эшлекле сәфәре
вакытында чыкты. Шул ук вакытта яңартылган мәдәният йорты Юдино бистәсенең 100
еллыгын билгеләп үтүнең төп мәйданчыгы булачагы турында карар кабул ителде. Агымдагы
елның башында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда мәдәни әһәмияткә
ия булган кайбер объектларны капиталь төзекләндерү буенча комплекслы программа
әзерләргә кушты, алар арасында Тимер юлчылар мәдәният сарае да бар. Билгеләп үтәргә
кирәк, мәдәният сарае – Юдинода яшәүчеләр өчен бистә символы һәм әһәмиятле
объект, әлеге реконструкцияне алар күптән көтә. Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе
башлыгы Сергей Миронов билгеләп үткәнчә, биредә яшәүчеләр теләге белән
гамәлдәге дәресләргә яңа юнәлешләр дә өстәләчәк.
Киңәшмәдә катнашучылар
мәдәният сараен төзекләндерү нечкәлекләре, шулай ук мәдәният сарае каршындагы
территорияне төзекләндерү турында фикер алыштылар. Шуннан соң очрашуда катнашучылар
Дан аллеясына юнәлделәр. Аллеяны шулай ук бистәснең 100 еллыгына яңартырга
планлаштырыла.
Маршрутның киләсе
объекты нарат урманында урнашкан “Локомотив” стадионы булды – бистәдә яшәүчеләр
өчен мөһим объект, ул 1957 елда Россия тимер юллары тарафыннан төзелә. Быел стадионны
төзекләндерү эшләре каралган. Билгеләп үтәргә кирәк, 2015 елда стадион Казанның
чаңгы ярышлары буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе карамагына күчерелә. Биредә
560 бала һәм яшүсмер шөгыльләнә. Моннан кала, быел “Россия Федерациясендә
2016-2020 елларда физик культура һәм спорт үсеше” федераль максатлы программа кысаларында стадионда футбол кыры төзелеше башлана.
Эшлекле киңәшмә
азагында ябык шугалак урнаштыру вариантлары каралды. Искәртергә кирәк, спорт
объектын төзү – Юдино бистәсен комплекслы үстерү буенча инициативаларның берсе,
ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда бу елның март аенда игълан
ителде.
Шәһәр башлыгы
бистәне төзекләндерү эшен истәлекле датага тәмамларга кушты.
Киңәшмәдә Башкарма
комитет җитәкчесе Денис Калинкин, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары Искәндәр
Гыйниятуллин һәм Игорь Куляжев, Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман,
Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов, Казанның баш
архитекторы Татьяна Прокофьева, шәһәрнең баш архитекторы урынбасары Дарья
Толовенкова һ.б. катнашты.