(Казан шәһәре
KZN.RU, 31-нче май, Екатерина Виславская). Бүген Казанның 2013 елда XXVII
Бөтендөнья җәйге Универсиаданы үткәрү хокукын алуына 10 ел булды. 2008 ел
вакыйгаларын һәм шул вакыт эчендә шәһәрдә булган үзгәрешләр турында журналистлар
белән очрашуда гариза бирү кампаниясендә катнашучылар, шул исәптән Казан Мэры
Илсур Метшин сөйләделәр. Ул билгеләп үткәнчә, көрәш авыр иде, уеннарга әзерләнү
барышы – тагын да катлаулырак. Ул казанлыларга зур төзелеш эшләре барышында
түземлекләре өчен рәхмәтен белдерде.
Универсиада уздыру
турында карар Казанның 1000 еллыгына әзерләнгәндә кабул ителде
Универсиада уздыру
идеясе ничек барлыкка килгәнне матбугат конференциясендә катнашучыларга РФ
Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев сөйләде. Аның сүзләре буенча, 1000 еллыкка
әзерләнү барышында ук Татарстан җитәкчелеге республика башкаласында масштаблы
вакыйга уздырырга кушты. Төрле вариантлар арасында нәкъ менә Универсиада сайланды.
Гариза бирү кампаниясенә дә әзерлек шунда ук башланды.
“Гариза бирү
барышында без проект белән яши башладык. Яхшы вакытлар иде, - диде Илсур
Метшин. – Вакыт тиз узды. Артка әйләнеп карасак, “бәхетле пионер балачагы”
кебек иде, барыбыз да бергә идек, бердәм идек. Хәзер дә шундый булып калабыз”.
“Җиңелүсез җиңү
яулап булмый”
Ул искәртеп
үткәнчә, Универсиада уздыру хокукы Казанга икенче тапкырдан гына бирелде. 2007
елда аны Кытайның Шэньчжэнь шәһәре узды. “Рөстәм Нургалиевич Минтимер
Шәриповичка шалтыратты. Башка бу эшкә алынмабыз, дип уйладым мин, бик авыр
кичердек. Ләкин Минтимер Шәрипович: “Ярты елда алты шәһәр арасында икенче
урынны алуыгыз, башка илләр белән көрәшә алуыгыз яхшы, - диде”, - дип сөйләде
Казан Мэры. – Аннары без Рөстәм Нургалиевич белән Шэньчжэньга бардык һәм,
Аллага шөкер, бу гариза биргәннән соң булды. Чөнки ничек кенә үзебезгә ышынган
булмыйк, әгәр аны алдан күргән булсак, куркып калган булыр идек. Ул әкияти
шәһәр, Гонконгтан да текәрәк”.
ТР яшьләр эшләре
һәм спорт министры Владимир Леонов сүзләренчә, ярты ел эчендә Казанның гариза
бирү кампаниясен оештыручылар күп төрле мәгълүмат өйрәнде, җиңүендә шик юк иде.
“Без еладык, җиңелдек, - диде ул. – Ләкин шул ук кичне яки икенче көнне иртән
без 2013 елга яңадан гариза турында карар кабул иттек. Вакыт күп иде, бу
сорауга да профессиональ яктан якын килдек”.
Уеннар мирасы
шәһәр урамнарында калды
Нәтиҗәләр ясап,
шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, гариза бирү кампаниясенең җиңүе иң авыры түгел
иде, шуннан соң шәһәрне ярышларны һәм кунакларны кабул итәргә әзерләргә кирәк
иде. Аның сүзләрен ТР мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов раслады. Ләкин ул
2008 елны түгел, ә 2005 елны искә төшерергә тәкъдим итте. Ул вакытта Илсур
Метшин Казанга кайтты, һәм, нәтиҗәдә, аны җитәкләде.
“Казанга кайткач,
ул Казанны, классиклар истәлекләрендә Идел буеның пычрак, берни белән дә
аерылмый торган шәһәре дип сөйләнгән шәһәрне, Европа шәһәрләре кебек бер
шәһәргә әйләндереү турында сөйли иде, - диде ул. – Илсур Рәисович килгәч, без
1000 еллыкны бәйрәм иткәннән соң үзгзрешләр күрсәк тә, ул шәһәр башлыгы буларак
бик күп эшләнәсе эшләр күрә иде. Казанга әлеге эшләрне тәмамларга, аңа Европа
шәһәренә әверелергә ярдәм итә торган ниндидер чара кирәклеген аңлый идек”.
Рәфис Борһанов билгеләп үткәнчә, нәкъ менә Илсур Метшин беренче булып Казанга
югары таләп куйды – Европа шәһәрләре стандартларына туры килергә.
Универсиадага
әзерләнгәндә, бик күп эш башкарылды: 30 яңа спорт комплекс, дамба, 11 юл
төеннәре, 39 җәяүлеләр кичүе, 11 юл төзелде, моннан кала, 13 юл яңартылды, 122
юл төзекләндерелде. Казан 4 млн кв. м яңа асфальт капламы, 3 метро станциясе,
заманча аэропорт алды. Шәһәр үзгәрде. “Бездән провинция куныгы төште. Без дөнья
шәһәрләре белән бер дәрәҗәгә басуыбызны аңладык. Әлеге зур, көчле команданың
бер өлеше булуым белән горурланам. Бергә без Унгиверсиада уздырдык, аннары FINA
су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын, хәзер FIFA футбол буенча дөнья
чемпионтын уздырабыз”, - диде Илсур Метшин.
Универсиаданың төп
казанышы
Мэр шәһәрлеләргә
төзелеш һәм төзекләндерү эшләре барышында күрсәткән түземлекләре өчен рәхмәтен
белдерде. “Сабыр иткәнегез өчен рәхмәт. Эшләр беткәч, 6 июльдә без икенче
шәһәрдә уяндык”, - диде Казан Мэры.
Шул ук вакытта,
ул өстәгәнчә, Казанның тышкы кыяфәте генә үзгәрмәде, шәһәрлеләр дә үзгәрде. “Миннән
Универсиаданың төп казанышы нидә, дип сорыйлар. Һичшиксез, инфраструктура бик
үзгәрде, ә иң мөһиме, кешеләр үзгәрде”, - диде Илсур Метшин. Универсиада
ярдәмендә яшь белгечләр буыны үсте,алар төрле дөньякүләм чаралар уздыруда актив
катнашалар.
2013 елгы XXVII
Бөтендөнья җәйге Универсиада Халыкара Студентлар спорты федерациясе тарафыннан
әлеге уен тарихында иң яхшысы дип табылды. Анда 12 мең спортчы һәм 160 илнең
рәсми делегациясе әгъзасы катнашты. Спорт төрләре һәм уйнатылган медальләр саны
рекодлы булды – 27 һәм 351. Уеннар көннәрендә Казанда 150 мең кунак булды,
ярышларга 800 меңнән артык билет сатылды.