(Казан шәһәре
KZN.RU, 31-нче май, Ксения Швецова). Питрәч районы чигендә җирләү комплексын
төзү буенча төп эшләрне июнь азагына кадәр тәмамларга планлаштырыла. Шуннан
соң, ике зират – православие һәм мөселман зиратлары – территориясендә
төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк. Төлеше эшләре барышын Казан Мэры Илсур Метшин
тикшерде. Ул билгеләп үткәнчә, җирләү комплексы дини нормаларны исәпкә алып
төзелергә тиеш, башкарылган эшләрне бәяләү өчен дин әһелләрен дә чакырырга
кирәк.
Искәртергә кирәк,
яңа җирләү комплексын төзү кирәклеген муниципаль зиратларның тулуы билгели. Яңа
комплексның мәйданы 77,76 гектра тәшкил итә. Комплексның төп аллеясы анф икегә
бүләчәк: христиан өлешенә (38,56 гектар) һәм мөселман өлешенә (35,65 гектар).
Комплекс территориясендә 148 мең 500 кешелек урын билгеләнгән: христиан
зиратында 77 мең 130 урын, мөселман зиратында 71 мең 370 урын.
Җирләү комплексы
территориясендә культ корылмаларын төзү планлаштырыла: христиан зиратында –
чиркәү, мөселман зиратында мәчет булачак. Шәһәрлеләр уңыйлылыгы өчен 398
машиналык парковка төзеләчәк, шуларның 13 урыны мөмкинлеге чикләнгән кешеләр
өчен каралган.
Башкарма комитет
җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин сөйләгәнчә, бүгенге көндә эшләрнең
65% башкарылган. “Төп эшләр 312 июньгә бетәчәк”, - диде И.Гыйниятуллин.
Ритуаль
хезмәтләрне оештыру идарәсе җитәкчесе Марат Ишкин сүзләренә караганда, хәзерге
вакытта зиратның электрон схемасын булдыру өстендә эшлиләр, схемага һәр кабер
турында мәгълүмат кертеләчәк.
Эшләр расланган
проект буенча башкарыла, ләкин подрядчы оешма “Авл-Строй” ҖЧҖ гендиректоры
Сергей Измайлов сүзләре буенча, җирләү комплексын төзеп бетерү өчен өстәмә
финанслау таләп ителә. “Төзелеш барышында кайбер сораулар туды”, - диде С.Измайлов.
Аларны проект буенча чишеп хәл итеп булмый.
Казан Мэры Илсур
Метшин билгеләп үткәнчә, җирләү комплексы барлык дини нормаларны да исәпкә алып
төзелергә тиеш. “Киләсе 50 елга зират төзегәнебезне исәпкә алсак, барысы да
югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Мондый объектлар төзүнең иң алдынгы тәҗрибәләрен
өйрәнергә кирәк, - диде Мэр. – Зиратны православие һәм ислам диненең кануннарын
исәпкә алып төзергә, оештыру мәсьәләләренең дөреслеге буенча владыка һәм
мөфтинең фикерләрен белергә кирәк”. Алдан ук зиратның транспорт белән тәэмин ителеше
мәсьәләсен уйларга кирәк, дип өстәде шәһәр башлыгы.
И.Метшин якын
арада эшләр сметасын төзеп, өстәмә финанслау чараларын күрсәтергә кушты.
Күчмә киңәшмәдә
Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин да катнашты.