(Казан шәһәре
KZN.RU, 30-нчы май). Бүген Казан Кремленең Туп йортында "Ак Барс"
хоккей клубын – Гагарин кубогы-2018 ияләрен – бүләкләделәр. Татарстан Президенты
Рөстәм Миңнеханов Континенталь хоккей лигасы чемпионнарына Татарстан
Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды һәм команданың хоккейны популярлаштыруга
керткән өлешләрен билгеләп үтте.
Чарада ТР Президенты
Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР яшьләр эшләре
һәм спорт министры Владимир Леонов, Россия Хоккей федерациясе рәисе Владислав
Третьяк, Континенталь хоккей лигасы (КХЛ) идарәсе рәисе – президенты Дмитрий
Чернышенко, “Ак Барс” хоккей клубы президенты һәм Татарстан хоккей федерациясе
президенты Наил Маганов, шулай ук клуб уенчылары, тренерлары һәм хезмәткәрләре
катнашты.
Рөстәм Миңнеханов
билгеләп үткәнчә, Казан клубының казанышлары республикада хоккейны
популярлаштыра. “Әлеге спорт белән 30 меңнән артык кеше шөгыльләнә. Балалар
спорт мәктәпләрендәге 50 бүлеккә 9 мең бала һәм яшүсмер йөри. Республикада
хоккей буенча 200-ләп һәвәскәр командалар бар ,анда 2,5 мең спорт яратучы
хоккей уйный”, - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов
Континенталь хоккей лигасы чемпионнарына Татарстан Республикасы дәүләт
бүләкләрен тапшырды. РФ Хоккей федерациясе президенты Владислав Третьяк рөстәм
Миңнехановка Татарстанда хоккей үсешенә өлеш керткән өчен рәхмәтен белдерде һәм
“Ак Барс” сезон дәвамында көчле уен күрсәтте, дип билгеләп үтте, дип хәбәр итә ТР
Президенты матбугат хезмәте.
“Бу җиңү хоккей
тарихына керпе калачак, -диде КХЛ идарәсе рәисе Дмитрий Чернышенко – Командада бу
өченче кубок. Татарстан үзенә югары таләпләр куя, калганнарга үрнәк алырга
кирәк”.
Искәртеп үтәргә
кирәк, 22 апрельдә Казанның “Ак Барс” хоккей клубы Гагарин Кубогын яулады.
Команда дөнья спорт тарихында беренче тапкыр Иске Дөньяның хоккей трофеен
өченче тапкыр отты.