(Казан шәһәре
KZN.RU, 1-нче июнь, Ксения Швецова). Узган елның көзендә капиталь төзекләндерелгән
“Энергетик” яшүсмерләр клубы территориясендә яңа универсаль спорт мәйданчыгы
ачылды. Кичә әлеге вакыйганы клуб тәрбияләнүчеләре катнашында иптәшләрчә футбол
матчы белән билгеләп үттеләр. Уенчыларга Казан Мэры Илсур Метшин да кушылды. Ул
футбол кырының сыйфатын югары бәяләде, кечкенә спортчылар белән аралашты, шулай
ук яңартылган клубның бинасын карап чыкты.
Яңа мәйданчыкта
узган беренче футбол матчында “Күн туп” турниры җиңүчеләре катнашты. “Энергетик” командасына каршы “Романтик” яшүсмерләр
клубы командасы уйнады. Футболчылар янына Казан Мэры Илсур Метшин чыкты. Ул беренче
булып тупка типте һәм шуның белән мәйданчык ачылуга старт бирде.
Билгеләп үтәргә
кирәк, яңа спорт мәйданчыгын клубка йөрүчеләр генә түгел, якын-тирә йортларда
яшәүчеләр дә көтте. Клубка йөрүчеләрнең әниләре Мэрга рәхмәт әйттеләр. “Балалар
елмая – алар шат! Минем балам биредә шөгыльләнә. Үзем дә монда спорт белән
шөгыльләнә башладым. Мондый мөмкинлкләр өчен рәхмәт сезгә”, - диде бер әни
шәһәр башлыгына.
“Соңгы вакытта
шәһәрдә 60 шундый спорт мәйданчыгы ясадык. Сез хаклы – бу футбол кыры гына
түгел, ә балаларыбызның буш вакытын үткәрү рәвеше дә, - диде И.Метшин. –
Ата-аналар тәрәзәләреннән балаларының спорт белән шөгыльләнгәнен карап тора ала”.
Якын-тирә
йортларда яшүче иң кечкенә балалар турында онытмадылар – алар өчен аерым
балалар мәйданчыгы төзелде.
Искәртергә кирәк,
сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше Казан үсешенең 12 өстенлекле юнәлешләрнең
берсе булып тора. Соңгы ел эчендә Татарстан башкаласында массалы спорт белән
шөгыльләнүчеләр саны арткан – 42%, ягъни 475 мең кеше. Моңа яңа спорт
объектлары ачылу этәргеч булып тора. 2013 елдан Казанда универсаль спорт мәйданчыкларын төзү буенча республика программасы гамәлгә ашырыла. Программа
буенча узган елда гына Татарстан башкаласында 15 шундый мәйданчык , яшәү урыны
буенча берничә яңа спорт мәйданчыгы төзелде һәм быел “Локомотив” стадионында
зур футбол кырын ачу планлаштырыла.
Спорт мәйданчыгыннан
тыш, И.Метшин капиталь төзекләндерелгән клуб бинасын да карап чыкты. Яңартылган
яшүсмерләр клубына йөрүчеләр саны 2 тапкыр арткан – элек бирегә 230-га якын бала
йөргән булса, хәзер алар саны 500-гә җиткән, ата-аналар да йөри – алар өчен
спорт залы ачылган. Клуб директоры Евгения Сабируллова сөйләгәнчә, капиталь
төзекләндерүдән соң биредә яңа секцияләр барлыкка килгән: карате, кроссфит, нәфис
гимнастика, заманча биюләр, балалар өчен инглиз теле, кулланма сәнгать һ.б.
И.Метшин клуб
тәрбияләнүчеләре белән аралшаты, тренажер залын карады, спорт гимнастикасы һәм
ландшафт дизайны дәресендә булды. “Балаларның аралашырга, спорт һәм иҗат белән
шөгыльләнергә мөмкинлеге булу яхшы күренеш. Аларның хәзер телевизордан
аерылырга сәбәбе бар. – диде И.Метшин. – Казанда ике ел эчендә 16 шундый клуб
төзекләндерелде, бу эшне дәвам итәбез”.
Искәртергә кирәк,
Казанда бүгенге көндә 57 яшүсмерләр клубы бар, аларда 15 меңнән артык кеше
шөгыльләнә – балалар, яшүсмерлә, яшьләр (35 яшькә кадәр).
Спорт мәйданчыгын
ачу тантанасында Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей
Миронов, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов һ.б. катнашты.