(Казан шәһәре
KZN.RU, 26-нчы март, Алсу Сафина). Казан Ли Куан Юның дәрәҗәле һәм масштаблы премиясенең
махсус номинациясенә лаек булды. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Казан
муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Евгения Лодвигова хәбәр итте.
Аның сүзләре буенча, исемнәре аталган шәһәрләр арасында – Гамбург (Германия),
Сурабая (Индонезия) һәм Токио (Япония).
Е.Лодвигова сөйләгәнчә,
премиядә җиңүчеләрне Сингапурда Бөтендөнья шәһәрләр саммитында үтәчәк бүләкләү
тантанасында игълан итәчәкләр. Быел Көньяк Кореяның Сеул шәһәре җиңде.
“Гамбург һәм
Токио кебек шәһәрләр белән беррәттә тору – беренче чиратта, үзебезгә куйган
таләпләр дәрәҗәсен күтәрә”, - диде Казан Мэры Илсур Метшин.
“Мондый
бәйгеләрдә катнашу өчен яхшы шартларга ия булырга кирәк. Без моны күрсәтә
алдык, - дип саный Мэр. – Без Казанга халыкара экспертлар игътибар итә ала, дип
ышандык. Без үткән юл, һичшиксез, шәһәрне һәм шәһәр мохитен үзгәртте. Моның
белән хәтта бик кыю тәнкыйтьчеләр дә бәхәсләшә алмый, без аларның фикеренә
һәрчак колак салсак та”.
Билгеләп үтәргә
кирәк, премиягә Россиянең башка шәһәрләре дә гариза бирде, шулай да араларында
Казан гына билгеләнде. Шәһәр башлыгы сүзләре буенча, бу максатларга ирешү
буенча яңа бурычлар йөкли. И.Метшин билгеләп үткәнчә, мондый бәйгеләрдә катнашырга
кирәк, чөнки бу башка шәһәрләрнең иң яхшы практикаларын өйрәнергә мөмкинлек
бирә.
1-4 октябрьдә
җиңүчене билгеләр өчен Премиянең бәйге комиссиясе Казанда инспекцион сәфәр
белән булды. Комиссия вәкилләре Казан Кремлендә, “Казан Арена” стадионында,
Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә (МКДЦ), “Современник” торак комплексында,
Су спорт төрләре сараенда, Казанның Азык-төлек һәм туклану департаментында
булдылар. Казан Мэры билгеләп үткәнчә, комиссиянең килүе сер итеп сакланган.
“Бу вакыйга инкогнито булды, бу хакта күбегездә бернинди мәгълүмат та булмады”,
- дип сөйләде ул аппарат киңәшмәсендә катнашучыларга. Шәһәр башлыгы сүзләре
буенча, эксперт комиссиясе составында Сингапур, АКШ, Европа һәм Азия белгечләре
бар иде. “Бу иң югары дәрәҗәдәге белгечләр”, - диде Илсур Метшин.
Ли Куан Ю премиясе
– ике елга бер тапкыр шәһәрләргә һәм аларның җитәкчеләренә идарә итү һәм шәһәр
хуҗалыгын яхшырту максатында инновацияләр кертү эшләрендә уңышлары өчен бирелә
торган халыкара бүләк. Премия Сингапурның шәһәр-дәүләт үсешенә зур өлеш керткән
беренче премьер-министры Ли Куан Ю исемен йөртә.
“Ли Куан Ю – “сингапур
могҗизасы” авторы, бөек дәүләт эшлеклесе. Бәхеткә каршы, мин аның белән шәхси
очрашу мөмкинлегенә ия булдым – бер тапкыр Сингапурда, ике тапкыр Казанда, -
дип сөйләде И.Метшин. – Бу кеше кыска вакыт эчендә Сингапурны без хәзер белгән
хәлгә китерде. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка дөнья тәҗрибәләрен өйрәнүе һәм
безне дә моңа җәлеп итүе өчен рәхмәт”.
Илсур Метшин
билгеләп үткәнчә, гаризада шәһәрнең алга китешен тасвирларга кирәк булган. “Без
Универсиададан соң булган хәлләрне генә сөйләп калмадык. Әсгать Сәфәров
җитәкчелегендә Эчке эшләр министрлыгы җиңгән Казан феномены турында да, 90-нчы
еллар азагында килеп туган демографик упкын турында да, 2005-2007 елларда
туучыларга караганда үлүчеләр саны артык булу турында да искә төшердек. Әлеге
проблемаларны ничек, нинди ысуллар белән чишүебез хакында да яздык”, - диде
Казан Мэры.
“Гаризада
күрсәтелгән уңай моментларның берсе шәһәребезнең һәм республикабызның
күпмилләтле булуы иде, биредә кешеләр гасырлар буе бер-берсенең традицияләрен
хөрмәт итеп яшиләр”, - диде шәһәр башлыгы.
Аның сүзләре
буенча, экспертлар шәһәрдә булган үзгәрешләрне уңай бәяләгән. “Экспертлар
мактап кына калмадылар, алар якын арада эшебездә үзгәртергә кирәкле урыннарны да
күрсәттеләр, - дип билгеләп үтте И.Метшин. – Әлбәттә, бу безгә куелган
бурычларны үтәү өчен икенче сулыш бирә”.
Казан Мэры
шәһәрлеләргә рәхмәтен белдерде. “Бу шәһәрнең, шәһәр халкының уртак җиңүе, -
диде ул. Зур шәһәрне бүгенге көн мәсьәләләрен генә хәл итеп үстерү мөмкин
түгел, алга карарга, хыялланырга һәм күп эшләргә кирәк. Без моны казанлылар
белән бергә эшлибез, моның өчен мин бик рәхмәтлемен”.
И.Метшин искәртеп
үткәнчә, Стратегия-2030-да шәһәрнең якын арада ирешү өчен куелган бурычлары
төгәл язылган. “Тулаем алганда, мондый бәйгеләрдә катнашу һәм җиңү кулдагы
песнәкне дә нык тотып торырга, торнаны да ерак очырмаска кирәклеге турында
сөйли”, -диде И.Метшин.