(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы март). Казанда шәһәр Башкарма комитеты бүлекчәләре һәм муниципаль берәмлек органнары җитәкчеләренең традицион аппарат киңәшмәсе узды. Эшлекле дүшәмбене Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин уздырды.
Киңәшмәдә кышкы периодта урам-юл челтәренә хезмәт күрсәтү, җәйге хезмәт күрсәтүгә күчү һәм Казан территориясен санитар җыештыру һәм төзекләндерү икеайлыгын оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.