(Казан шәһәре
KZN.RU, 26-нчы март, Алсу Сафина). 1 апрельдә Казанда территорияләрне санитар
җыештыру икеайлыгы старт ала, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет
җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев.
2 ай эчендә Татарстан
башкаласын кыш буе җыелган чүп һәм пычрактан арындырырга, ишегаллары
территорияләрен, юлларны, бина фасадларын, балалар мәйданчыкларын тәртипкә
китерергә, кече архитектур формаларны төзекләндерергә планлаштырыла. Моннан кала,
куркынычсызлык киртәләрен, тукталыш павильоннарын, яктырту баганаларын,
коймаларны, светофор объектларын, юл билгеләрен, сәүдә һәм хезмәт күрсәтү
объектларын чистарту, төзекләндерү һәм буяу планлаштырыла. Шәһәр паркларына,
скверларга, яшел территорияләргә, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре
территорияләренә аерым игътибар биреләчәк.
“Гомумшәһәр
өмәсенең төгәл көне һава шартларына карап билгеләнәчәк”, - дип хәбәр итте Игорь
Куляжев.
Комитет җитәкчесе
билгеләп үткәнчә, эшләрнең зур өлеше ТКХ һәм төзекләндерү өлкәсендә эшләүче подрядчы
оешмалар тарафыннан башкарылачак. Икеайлык чараларда оешмалар һәм казанлыларның
катнашуы көтелә. “Узган елдагы кебек үк санитар икеайлыкта 160 меңгә якын
казанлы, 4 меңнән артык предприятие һәм оешма катнашуы көтелә, 3 меңгә якын
махсус техника берәмлеге катнашачак”, - диде Тышкы төзекләндерү комитеты.
И.Куляжев искәртеп
үткәнчә, 2018 ел Россиядә Иреклеләр (доброволец) елы дип игълан ителде,
казанлылар эко-волонтерлар була ала. “Теләгән һәр кеше санитар икеайлыкта
катнаша, инициатив төркем төзи һәм шәһәрнең теге яки бу өлешен тәртипкә китерә
ала, - диде Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе. – Оештыру сораулары буенча
районнар администрацияләренә, торак һәм идарә итү оешмаларына һәм Тышкы төзекләндерү
комитетына мөрәҗәгать итәргә мөмкин”.
Санитар икеайлыкка
волонтерларны җәлеп итү идеясен Казан Мэры Илсур Метшин хуплады. “Тәрбия
максатларында югары сыйныф укучыларын, студентларны һәм балаларны шәһәрне,
әйләнә-тирә мохитне яратырга өйрәтергә кирәк”, -дип ышана шәһәр башлыгы. Мэр
сүзләре буенча, волонтерларны җәлеп итәргә һәм аларның хезмәтләрен бәяләргә
кирәк, моның өчен бүләкләр белән бәйгеләр оештырырга кирәк. “Ел нәтиҗәләре
буенча мин иң активларны билгеләп үтәргә әзер”, - дип өстәде шәһәр башлыгы.
“Хәзер су басу
чорын яхшы гына уздырырга мөһим – әзерлек бара, шуннан соң шәһәрне җыештыру
эшләрен башларга. Футбол буенча дөнья чемпионаты кунаклары Казанны чиста,
чәчәкле, кунакчыл итеп хәтерләп калсыннар иде”, - диде И.Метшин.