(Казан шәһәре
KZN.RU, 26-нчы март, Алсу Сафина). Бүген башланган язгы каникуллар Казан
укучылары өчен 3 апрельгә кадәр дәвам итә. 9 меңнән артык укучысы мәктәп
каршындагы лагерьларга йөриячәк, 1 меңнән артык укучы укытучылары белән Россия
буенча туристик сәяхәтләргә, шул исәптән 152 укучы Европа илләренә барачак, дип
сөйләде эшлекле дүшәмбедә Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятов.
Аның сүзләре
буенча лагерьлар 153 мәктәп нигезендә оештырылган. Смена озынлыгы – 7 көн, эш
графигы – биш көнлек. “Ата-аналар түләве – 166 сум, бу юллама бәясенең 15
процентын тәшкил итә. Туклану бәясе көнгә бер балага 132,33 сум тәшкил итә”, -
дип билгеләп үтте И.Һидиятов.
Искәртергә кирәк,
дүртенче ел рәттән “Лига IQ” исемле бердәм шәһәр уку-танып белү сменасы оештырыла.
Биредә сәләтле балалар белән эшләүгә, чыгарылыш класс укучыларын йомгаклау аттестациясенә
әзерләүгә һәм укуда артта калучы укучылар белән эшләүгә игътибар бирелә.
Язгы каникуллар
программасына Иреклеләр елына, Әдәбият елына, Җиңү көненә багышланган чаралар
кертелгән.
“Казан балалары”
хәрәкәте һәм Россия укучылары хәрәкәте активистлары “Идел” яшьләр үзәге, “Учак”
сәламәтләндерү-белем бирү үзәге, “Санта” санаторие, Абдулла Алиш ис. иҗат сарае
нигезендә оештырылган профильле сменага чакырылган.
Мәгариф идарәсе
җитәкчесе билгеләп үткәнчә, каникуллар вакытында өстәмә белем бирү учреждениеләре
штат режимында эшли. Мәктәпләрдә һәм өстәмә белем бирү үзәкләрендә “Кечкенә
казанлыны тәрбияләү” шәһәр мультипроекты кысаларында чаралар үтәчәк.
Моннан кала, 9
май алдыннан “Юнармия” Бөтенроссия хәрби-патриотик хәрәкәтендә катнашучылар Казан-гарнизонының
Бөек Ватан сугышында җиңүгә 73 ел тулуга багышланган тантаналы марш-парадына әзерләнә
башлыйлар.
“Мәдәни
каникуллар” партнерлык проектлары кысаларында балалар педагоглар белән берлектә
музейларга, күргәзмәләргә, спектакльләргә барачаклар.
Туристик сәяхәтләргә
барачак мәктәп төркемнәрендә Казан Кремле, Мәскәү һәм Санкт-Петербург буенча
экскурсияләр популяр.
Казан Мэры Илсур
Метшин укучыларга күңелле һәм куркынычсыз ял теләде, ә ата-аналарны һәм автомобильчыларны
игътибарлы булырга чакырды.