(Казан шәһәре
KZN.RU, 5-нче март, Алсу Сафина). Казанда 3-3,5 мең урынга исәпләнгән зур
концертлар залын төзү өчен урын сайлана. Нинди мәйданчыклар каралу, футбол
буенча дөнья чемпионатына шәһәрне чәчәкләр белән бизәү һәм “Салават күпере”
торак комплексында транспорт мәсьәләсен хәл итү турында Казан Мэры Илсур Метшин
Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студентлары һәм укытучылары белән
очрашуда сөйләде.
Очрашуны ачып,
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, КДАТУ – бай тарихлы, җитди мәктәпле югары уку
йорты. Сүз уңаеннан, очрашу алдыннан ул яңартылган китапханәне карап чыкты. Мэр
үзгәрешләрне югары бәяләде. “Уку йорты ел саен инженерлар, төзүчеләр, архитекторлар,
дизайнерлар чыгара. Унар меңләгән студент илебезнең төзелешләрендә, проект
бюроларында эшли”, - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Казан башлыгы
студентларга төзелеш өлкәсенең 2017 елда күрсәткән нәтиҗәләре турында сөйләде.
КДАТУ студентлары
шәһәр тормышы, аның киләчәге белән кызыксындылар. Очрашуда катнашучыларның
берсе Мэрга шәһәрдә зур концертлар залы төзелеше турында сорау бирде. “Без зур
концертлар залын төзүне планлаштырып кына калмыйбыз, инде мәйданчык та сайлыйбыз”,
- дип белдерде Илсур Метшин. Ул аңлатканча, кешеләр йөри алсын өчен зал кимендә
2 мең кеше сыйдыра алырга тиеш. Киләчәк зал 3-3,5 мең кешегә исәпләнә. Урынга килгәндә,
“Ак Барс” көрәш сарае артындагы мәйданчык, “Казан” Гаилә үзәге белән “Ривьера”
арасындагы мәйданчык, Адмирал бистәсендәге ком базасы янындагы мәйданчык арасында
сайлана.
“Хыялыбыз – якын киләчәктә
милли китапханә һәм зур, матур концертлар залы проектларын гамәлгә ашыру”, - дип
сөйләде студентларга Илсур Метшин.
Икенче курс
студенты Илдар шәһәрдә кыска вакыт эчендә күп кенә спорт чаралары үткәнгә
игътибар итте. “Казанда Универсиада гына түгел, ә Олимпиада узуы турында
уйларга мөмкинме?”, - диде ул.
Казан Мэры әлеге
сорауны аңа беренче генә бирмәүләрен әйтте. Ләкин бу бик җитди вакыйга, ул
аерым әзерлек сорый. “Гариза бирү белән шөгыльләнәбезме? Юк. Мондый карар ил
күләмендә кабул ителә. Ләкин кайчан да булса, без әлеге моментны күрербез, дип
уйлыйм”, - диде Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы
билгеләп үткәнчә, Олимпиада турында уйлаганчы, футбол буенча дөнья чемпионатын
уздырырга кирәк. Мэр сүзләре буенча, бу бик масштаблы вакыйга. Ул студентларны,
укытучыларны “Казан” Гаилә үзәге мәйданчыгында үтәчәк җанатарлар фестиваленә
чакырды. Фестивальгә керү бушлай булачак, зур экраннардан казанлылар һәм
кунаклар чемпионатның барлык уеннарын да карый алачаклар.
Моннан кала,
киләсе елга Казанда WorldSkills Competition эшче һөнәрләр буенча дөнья
чемпионаты узачак. И.Метшин сүзләре буенча һәр чараны югары дәрәҗәдә үткәрергә
кирәк.
Студентларны шәһәр
мохите объектлары да кызыксындырды. Аерым алганда, аларны Н.И.Фешин ис. Казан
сәнгать училищесы урнашкан уникаль бина язмышы борчый. Казан Мэры әлеге бинаны
төзекләндерү турында кара кабул ителде, дип белдерде.
Студентлар юл төзелеше
темасына да кагылдылар. Икенче курс студенты Таһир “Салават күпере” торак
комплексыннан чыгу юлында зур бөкеләрне билгеләп үтте. Илсур Метшин билгеләп
үткәнчә, әлеге сорауны хәл итү өчен берничә чара күреләчәк, шул исәптән дублер-юл
төзелеше. Искәртеп үтәргә кирәк, бүген эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет
җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев белдергәнчә,
“Салават күпере” торак комплексының транспорт белән тәэмин ителешен булдыру
өчен 165 млн сумлык беренчел чаралар күреләчәк – Горький шоссесында борылыш
элмәкләре, Нурихан Фәттах урамыннан ТЭЦ урамына кадәр тукталыш кесәләре һәм
мәйданчыклары, тышкы яктырту челтәрләре һәм юл хәрәкәтен оештыру чаралары белән
юл төзеләчәк, Хибин һәм Актаныш урамнары төзекләндереләчәк. Дублер-юл төзелеше шәһәрнең
яңа Генераль планы проектына кертеләчәк.
Мэр сүзләре
буенча, соңгы 10 елда юлларда автомобильләр саны 2,3 тапкыр артты. 2006 елда
шәһәрдә 180 мең машина булса, хәзер алар саны 400 меңгә җитте. Транспорт системасы
буенча эшләр даими рәвештә алып барыла.
Тагын бер тема
булып чүпне аерып җыю системасы күтәрелде. Шәһәрдә икенчел чимал кабул итү
пункталыр барлыкка килде. Искәртеп үтәргә кирәк, Казанда ПЭТ-шешәләр җыю
контейнерлары йортларның өчтән бер өлешендә урнаштырылган.
“Бу өлкәдә сезнең
дизайнерлык, технологик, урбанистик һәм, хәтта, коммерцияле фикерләрегезне
ишетергә кызык. Бу заман таләбе, ул киләчәккә юнәлдерелгән”, - диде Илсур Метшин.
Беренче тәкъдим шунда ук ясалды. Студент Антон фикеренчә, кешеләргә мотивация
булдырырга кирәк. Мәсәлән, пластик шешәләр өчен акча бирүче автоматлар урнаштырырга.
Казан Мэры әлеге
фикер өчен рәхмәтен белдерде. “Чүпне аерып җыю юлын безгә бергә үтәргә кирәк
булачак. Бу җиңел процесс түгел, анда шәһәрлеләр дә ктив катнашырга тиеш”, -
дип билгеләп үтте Мэр. Аның сүзләре буенча, үзеңне чүпне аерып җыярга өйрәтергә
мөһим. Ул үзен мисалга китерде, Мэр пластик шешәне ташлар алдыннан аны изә –
шулай итеп чүпне чыгарганда экономия ясала, чөнки чүп ташучылар һава түгел, ә чүп
чыгара.
КДАТУ укытучысы Ләйсән
Засыпкина Мэрга яз һәм җәй айларында Казан Чәчәк атканга рәхмәтен белдерде. “Казан
һәрвакыт чәчәк атачакмы?”, - дип сорады ул.
“Универсиада
елында рекорд куелган иде – 6,5 млн чәчәк утыртылды. Быел без аларның мәйданын
3 мең кв.метрга арттырабыз. Яңа бизәлеш белән сезне шаккатырачакбыз, - диде
Мэр. – Моның белән без җентекләп шөгыльләнәбез”.
Очрашу азагында
Илсур Метшин студентларга Казанга битараф булмаганнары һәм кызыклы сораулары
өчен рәхмәтен белдерде. Ул искәртеп үткәнчә, Татарстан башкаласында КДАТУ
студентлары үзләрен күрсәтә ала торган башка күп кенә проектлар гамәлгә
ашырыла. Мисалга ул Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьеваны китерде.
Казан инженерлык-төзелеш институтын (хәзерге КДАТУ) тәмамлаган студент буларак,
Мэр сүзләре буенча, ул легендар юл үтә: “Казгражданпроект” институтының генплан
бүлегендә эшли, аннан күп еллар – АКШта эшли, соңгы елларда Казанның баш
архитекторы булып хезмәт куя. Соңгы елларда Татарстан башкаласы үзгәрде, шул
исәптән аның масштаблы проектларда катнашуы ярдәмендә дә, дип билгеләп үтте
И.Метшин һәм студентларны Татарстан башкаласы үсешендә актив катнашырга
чакырды.