(Казан шәһәре
KZN.RU, 5-нче март, Екатерина Виславская). Апрельдә Иске Татар бистәсе территориясендә
яңа төр экскурсия башлап җибәреләчәк. Туристлар җәяүлеләр урамыннан электрокарларда
йөри алачаклар, дип сөйләде “Иске шәһәр” территориясе префекты Марат Усманов эшлекле
дүшәмбедә.
Узган елда Иске
Татар бистәсенә 1 млн.артык турсит килгән. Алар Казанга уртача 2-3 көнгә
киләләр һәм тәүлеккә 5-6 мең акча тоталар. Марат Усманов сүзләре буенча, бистә
территориясендә урнашкан кунакханәләр һәм хостеллар тулы була, бигрәк тә
туристик сезонда. Сораштыру күрсәткәнчә, кунакларны бистәнең уңайлы урнашуы,
мәдәни мирас объектлары, җәяүлеләр зонасы, милли рестораннар, музейлар булу,
шулай ук фестивальләр һәм башка эре чаралар үтү җәлеп итә. Шулай да туристлар
территория концепциясен, навигацияне, мөстәкыйль йөрүләр өчен маршрутларны,
санитар зоналарны, арт-объектларны һәм яшелләндерүне уйлап бетерергә киңәш
итәләр.
Быел префектура
берничә яңалык әзерли. Җәйгә җәяүлеләр урамында һәм яр буенда арт-объектлар
урнаштырылачак. Апрельдә җәяүлеләр урамыннан электрокарларда экскурсияләр
башланачак. Моның өчен ике машина алынды, ләкин киләчәктә алар саны артачак. “Тарихи
мохит” МБУ Иске Татар бистәсе буйлап 4 экскурсион туристик маршрут эшләде,
100-дән артык гид әзерләнде. Тимерчелек сәнгате фестивале, Каюм Насыйри
урамында вернисаж, заманча татар музыкасы фестивале, тарихи квестлар, “Китап
бистәсе” проекты һәм Water-Film суда кино күрсәтү планлаштырылган. Күп кенә
массалы чаралар Иске Татар бистәсендә футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионаты
вакытында үтәчәк. “Максималь санда туристлар кабул итәргә әзербез, - диде
М.Усманов. – Узган елда оештырылган төркемнәр белән 40-ка якын автобусны
берьюлы кабул иттек”.
Туристларны җәлеп
итү нокталарының берсе булып мәдәни мирас объектлары кала. Мондыйлар Иске Татар
бистәсендә 96 данә исәпләнә, шуларның 10-га якыны төзекләндерү таләп итә. 2017
елда мәдәни мирас объектларын яңарту эшләренә 388 млн сум бүленде. Габдулла
Тукай әдәби музее, Крестовниковлар йорты яңартылды, Сафа Бәхтиев йорты ачылды,
бертуган Юнусовларның мөселман балалар ятимнәр йорты бинасында төзекләндерү
эшләре башланды. Быел Әҗем мәчетендә төзекләндерү эшләре һәм Петцольд сыра
заводында эшләрнең беренче чираты тәмамланачак. Каюм Насыйри ур., 10 адресы
буенча урнашкан Шиһабетдин Мәрҗәни йорты буенча проект-тикшеренү эшләренә акча
бүленгән.
И.Метшин префектураны
туристлар фикерен исәпкә алганнары, экскурсоводларны өйрәткәннәре, мәдәни мирас
объектларын реконструкцияләүне дәвам иткәннәре өчен мактады. Ул искәртеп
үткәнчә, Россия Президенты Федераль җыенга юлламсында Казанны шәһәр мохитен
яңартканда, үзенең тарихи йөзен саклап калуда мисал итеп китерде. “Шундый
сүзләрдән соң без тагын да яхшырак эшләргә, башкалар өчен үрнәк булып калырга тиешбез”.
– диде ул.
Шул ук вакытта
шәһәр башлыгы тарихи биналарны саклап калырга гына түгел, аларны эчтәлек белән
дә тутырырга чакырды. “Иске Татар бистәсе һәм префект туристлар өчен генә түгел,
шәһәрлеләр өчен дә магнит булырга тиеш. Тормыш өрегез, идеяләр табыгыз, Казанда
шәһәр тормышында катнашырга теләгән креатив кешеләр җитәрлек, - диде И.Метшин
М.Усмановка. – Киләсе җәйге туристик сезонда префектурадан яңа дәрәҗә көтәбез.
Иске Татар бистәсе мәдәни һәм туристик тормыш үзәге булырга тиеш”.