(Казан шәһәре
KZN.RU, 5-нче март, Екатерина Виславская). 2018 елда кече һәм урта бизнеска
ташламалы кредитлар бирү буенча шәһәр программасын гамәлгә ашыру берничә банкка
тапшырылачак. 1 марттан 21 мартка кадәр яңа форматта эшләү өчен киләчәк
партнерларга аккредитацияләнү өчен гаризалар кабул ителә, дип хәбәр итте бүген
эшлекле дүшәмбедә Икътисади үсеш комитеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов. Банклар өчен
төп шарт – еллык ставканың 10,5 проценттан артык булмавы.
Кече һәм урта
бизнеска ташламалы кредитлар бирү буенча шәһәр программасын гамәлгә ашыру
механизмын үзгәртү карары эшмәкәрләр тарафыннан банк-операторга карата белдерелгән
шелтәләре аркасында кабул ителде. А.Вәлиәхмәтов сүзләре буенча, эшмәкәрләр өчен
уңайсызлыкларның берсе, оператор хокукларының эксклюзивлыгы иде. “Ягъни, бизнес
банкның таләпләренә туры килми, ә альтернатива юк. Нәтиҗәдә, без көткәннән
азрак кредит бирелде – Башкарма комитет тарафыннан хупланган проектларның 40
проценты гына, ягъни 99-ның 39-ы гына кредит алды”, - дип аңлатты ул.
Быел бердән-бер
банк-оператор хезмәтеннән баш тартырга карар кылынды. “Программада эшмәкәрләргә
10,5 проценттан артмаган еллык ставка тәкъдим иткән теләсә кайсы банк катнаша
ала. Алдан без банкалар белән аралаштык, өч банк катнашырга теләк белдерде. Эшмәкәрләр
алар арасыннан берсен сайлап ала ала”, - дип искәртте Башкарма комитет
җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров.
Программада катнашырга
теләүче партнарларда РФ Үзәк банкының лицензиясе һәм кече бизнеска кредитлар
бирү тәҗрибәсе булырга тиеш. Килешү шартларында шулай ук банкның үз чараларына
реклама кампаниясе уздыру да каралган.
Эшмәкәрләр өчен
шартлар үзгәрешсез кала. Кредитның максималь күләме – 10 млн сум, 3 елдан 5
елга кадәр. Башкарма комитет еллык ставканың 6 процентын субсидиялиячәк, ягъни
эшмәкәрләр өчен ставка 4,5 процентан артмый.
12 өстенлекле
һәм3 аеруча өстенлекле юнәлеш буенча эшләүче эшкуарлар ташламалы кредит алырга
мөмкин. Өстенлекле юнәлешләргә эшкәртү җитештерүе, ТКХ, инновацион эшчәнлек, көнкүреш
хезмәтләрен күрсәтү, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, физик культура һәм
спорт, эчке туризм, җәмәгать туклануы, калдыкларны җыю, эшкәртү һәм утилизацияләү,
икенчел чимал эшкәртү, стационар булмаган сәүдә объектларын типлаштырылан проект
белән яраклаштыру керә. Аеруча өстенлекле юнәлешләр – шәхси балалар бакчалары,
хостеллар һәм мини-отельләр, сувенир продукция.
“12 юнәлеш
шәһәребез өчен мөһим булып тора. Хостеллар, шәхси балалар бакчалары җитмәү
сизелә. Без шәһәребезгә аз бюджет белән генә яшьләрнең килүен телибез. Ә шәхси
балалар бакчалары муниципаль балалар бакчаларында чиратны бераз киметү өчен
кирәк”, - диде Казан Мэры.
Өстенлекле
юнәлешләр арасында Мэр чүпне аерып җыюны атады. “Инициативага булышлык итәргә
телибез, ПЭТ-шешәләр җыябыз. Ләкин аларны җыю контейнерлары тула һәм шешәләрне
куярга урын калмый. Ни өчен алайса җыябыз?”. Ул Башкарма комитет җитәкчесе
урынбасары – ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллинга һәм башка белгечләргә
бу мәсьәләне хәл итәргә кушты.
И.Метшин билгеләп
үткәнчә, әлеге программалар мөһим булып торалар. Чөнки Россия Президенты тулай
территориаль продуктта кече бизнес өлешен 40 процентка җиткерергә кушты.
Казанда әлеге күрсәткеч 38% дәрәҗәсендә тора. “Игътибарлы булыгыз! Җайланган
механизм була алмый. Тормыш үзгәрә, приоритетлар үзгәрә, сез дә flexible (ред.иск.
– сизгер) булырга тиешсез. Үзгәрешләргә игътибар итегез, программаларда
катнашучыларны ишетегез һәм тыңлагыз”, - диде Мэр.
Бүгенге көндә
элек бирелгән кредитлар буенча кече һәм урта бизнесның 85 субъекты шәһәрдән
финанс ярдәме алуны дәвам итә, 2018 елның гыйнварында бирелгән субсидияләрнең
гомуми суммасы – 1,9 млн сум.
Банкларны аккредитацияләү
һәм шартлар турында тулырак мәгълүмат белән Икътисади үсеш комитеты сайтында “Бизнес
в Казани” бүлегендә, шулай ук (843) 299-16-39 һәм 299-17-73 телефоннары аша танышырга
мөмкин.