(Казан шәһәре
KZN.RU, 5-нче март, Екатерина Виславская). Казанлыларның спорт белән
шөгыльләнергә теләкләренә булышлык итәргә кирәк, дип билгеләп үтте Казан Мэры
Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә. Ул Башкарма комитет җитәкчеләренә һәм шәһәрлеләргә
3 мартта “Казан” халыкара ат спорты комплексында үткән Top Sprint чаңгы
узышлары буенча Казан Мэры Кубогына ярышларда каташканнары өчен рәхмәтен
белдерде.
Турнирда катнашу
өчен Татарстан, Чувашия, Марий Эл һәм Россиянең башка төбәкләреннән, шулай ук
Үзбәкстаннан 200-гә якын чаңгычы теркәлде. Хатын-кызлар арасында Түбән Камадан Кристина
Прибылова, ир-талар арасында Зәйдән Артур Петров җиңү яуладылар. Төп узыш белән
бер үк вакытта хөрмәтле кунаклар узышы да үтте. Узышта Казан дәүләт энергетика
университеты ректоры Эдвард Абдуллаҗанов җиңү яулады. Икенче булып финишка
Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин килде. Өченче урында – Финанс идарәсе
җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин.
И.Метшин билгеләп
үткәнчә, спортчылар яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. “Катнашучылар саны һәм
географиясе шатландырды. Мин казанлылар катнашыр, дип уйлаган идем, ләкин
Удмуртия һәм ерак шәһәрләрдән дә катнашучылар бар иде, - диде шәһәр башлыгы. –
Үз үрнәгебездә сәламәт яшәү рәвеше мисалын күрсәтүебез мөһим булып тора. Чаңгычылар
өчен гаилә, балалар белән җанатарга килгәннәр. Бу матур традициягә әйләнсен
иде. Спорт белән шөгыльләнергә теләсә нинди формада белдерелгән теләккә
булышлык итәчәкбез”.