(Казан шәһәре
KZN.RU, 6-нчы март, Алсу Сафина). Бүген Ратушада Казан Мэры Илсур Метшин “Татарстан
Геройлары” иҗтимагый хәйрия оешмасы рәисе, шәһәрнең Мактаулы гражданы Илдус
Мостюковны 90 яшьлек юбилее белән котлады.
“Бүгенге кояшлы
көнне шәһәрлеләр исеменнән Сезне юбилеегыз белән котлыйм һәм шәһәр өчен
башкарган эшләрегез өчен рәхмәтемне белдерәм, - диде Мэр. – “Татарстан
Геройлары” иҗтимагый хәйрия оешмасы рәисе буларак үсеп килүче буынны тәрбияләү
өлкәсендә зур эшләр эшлисез. Сез һәрвакыт алда, һәрвакыт безнең белән”.
Шәһәр башлыгы
юбилярга истәлекле бүләк – “Казан” Гаилә үзәген символлаштыручы Казан – тапшырды.
“Гаилә казаныгыз сәламәтлек һәм иминлек белән тулып торсын! Бүгенге кебек якты
кояш йөрәгегезне, гаиләгезне, балаларыгызны һәм оныкларыгызны җылытып торсын!
100 яшькә кадәр яшәргә язсын”, - дип теләде И.Метшин.
Илдус Шәйхелислам
улы Мостюков –Социалистик Хезмәт Герое, техник фәннәр кандидаты, РСФСРның Атказанган
фән һәм техника эшлеклесе, Россиянең мактаулы радисты, махсус тематика буенча
100-дән артык бастырылган фәнни хезмәт авторы, аның шулай ук 24 уйлап табылган
әйбергә автор таныклыклары бар.
Казан авиация
институтын тәмамлагач, хезмәт юлын ул “Казэнерго” АҖдә энергосистема диспетчеры
буларак башлый. Инженердан СССР Авиацион сәнәгать министрлыгының 294 номерлы дәүләт
союз махсус конструкторлык бюросы җитәкчесенә кадәр үсә. 1962 елдан 1988 елга
кадәр союз күләмендә илнең яңа тану системалары һәм чаралары буенча генераль
консруктор вазыйфасында эшли (“Радиоэлектроника” ФТИ). 1999 елдан “Татарстан
Геройлары” иҗтимагый хәйрия оешмасын җитәкли.
Социалистик
Хезмәт Герое исеменә Илдус Мостюков 1980 елда “үзеңнеке – читнеке” (“свой –
чужой”) гомумгаскәр радиолокацион бердәм дәүләт тану системасы оештырган өчен лаек
дип табыла. Бу эш СССР Ленин һәм Дәүләт премияләре белән билгеләнә. И.Мостюков
җитәкләгән институт Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.
Болар белән
беррәттән Илдус Шәйхелислам улы Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, “Казанның 1000
еллыгы истәлегенә” медале, “Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен”
ордены белән бүләкләнә. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР
Хөкүмәте йортында Илдус Мостюковка “Дуслык” орденын тапшырды. И.Мостюковны 90
еллыгы белән Россия Президенты Владимир Путин да котлады.