(Казан шәһәре
KZN.RU, 6-нчы март, Алcу Сафина). Бүген, 8 март бәйрәме алдыннан, Казан ратушасында
“Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кызлар карашы” бәйгесе нәтиҗәләре чыгарылды.
Җиңүчеләрне Казан Мэры Илсур Метшин бүләкләде. Бүләкләнүчеләр арасында –
укытучылар, табиблар, эшчеләр, мәдәният эшлеклеләре, эшмәкәрләр, герой-аналар
һәм “Жизнелюб” проектының 92 яшьлек катнашучысы.
Шәһәр башлыгы
залда утыручыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. “Сез чәчәкләр сыман
тормышыбызны бизисез. Гаилә учагы иминлеге, кайгыртуыгыз, балаларда Ватанга
мәхәббәт һәм традицион рухи кыйммәтләргә ихтирам тәрбияләвегез өчен сезгә
рәхмәтлебез. Хатын-кызлар мәхәббәте, көче, сабырлыгы ярдәмендә гасырлар
дәвамында илебез тотрыклылыгы саклана”, - диде Мэр.
“Катлаулы хирургия
операцияләре ясыйсыз, фән өчен яңа офыклар ачасыз һәм эре предприятиеләр белән
җитәкчелек итәсез, шәһәребез һәм республикабыз чәчәк атсын өчен барысын да
эшлисез!”, - диде шәһәр башлыгы. Ул искәртеп үткәнчә, күптән түгел генә әле
спортчылар Евгения Тарасова һәм Анна Нечаевская Пхенчханда үткән Олимпиадада Татарстан
спорт мәктәбен бөтен дөньяга таныттылар. “Алар хатын-кызларның нәфис җилкәләре
җаваплылык йөген күтәрә алганны расладылар”, диде Илсур Метшин.
Ветеран
хатын-кызларга Мэр аеруча рәхмәтен белдерде. “Сезнең хәрби һәм хезмәт
геройлыгыгыз үсеп килүче буыннар өчен һәрвакыт үрнәк булачак. Озын гомер һәм балаларыгыз
һәм оныкларыгыз белән аралашу шатлыгын күрергә телим”, - диде Мэр.
Чарада Илсур
Метшин республика һәм шәһәр бүләкләре тапшырды. “ТР Атказанган мәдәният
эшлеклесе” мактаулы исеме 14-нче балалар музыка мәктәбенең тынлы кораллар
классы укытучысы Марина Матвеевага бирелде, “ТР Атказанган ТКХ эшчесе” мактаулы
исеме – Вахитов районының Горводзеленхоз трестының 2-нче яшел төзелеш участогы
эшчесе Хәтимә Гатауллинага.
“Казан иминлеге
өчен фидакарь хезмәте өчен” мактау билгесе белән Казан Гипронииавиапромның
“Экология” бүлеге җитәкчесе урынбасары Ирина Марасова, 18-нче Үзәк шәһәр клиник
хастаханәсенең балалар стационары мөдире Татьяна Мороз бүләкләнделәр.
Казанның Мактау
грамотасын Илсур Метшин Казан вертолет заводының участок мастеры Маргарита
Архиповага, Казан мотор төзелеше җитештерү берләшмәсенең газ һәм сыеклык
контроле буенча дефектоскописты Гөлсинә Дияровага, Вахитов районының
балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең тимераякта йөгерү спорты буенча укытучы-тренеры
Татьяна Нәбиевага, Казан мотор төзелеше җитештерү берләшмәсенең фрезерчысы Нина
Рәхимовага, “Татар утары” ҖЧҖ генераль директоры Венера Шаһиәхмәтовага, шәһәр
ветераннары иҗтимагый хәрәкәте активисты, “Мөслимә” Татарстан мөселман
хатын-кызлары союзы әгъзасы Накия Хафизовага тапшырды.
Шуннан соң, шәһәр
бәйгесендә җиңүчеләр бүләкләнде. “Ана-хатын-кыз” номинациясендә биш бала анасы Надежда
Сиденконы билгеләп үттеләр. Казан Мэры Рәхмәт хаты белән “Аерым хөрмәт” номинациясендә
дүрт бала, шул исәптән өч игезәк бала тәрбияләүче Лилия һәм Марат Сәмигуллиннар
бүләкләнде.
ТР Дәүләт камера
хоры сәнгать җитәкчесе Миләушә Таминдарованы “Хатын-кыз – мәдәният һәм рухилык”
номинациясендә билгеләп үттеләр.
“СТС Групп” ҖЧҖ –
“Татар бистәсе” музее оештыручысы һәм директоры Ольга Сотованы “Хатын-кыз -
эшмәкәр” номинациясендә бүләкләделәр. “София Гобәйдуллинаның заманча музыка
үзәге” директоры, Татарстанның Атказанган сәнгать эшлеклесе Ләйлә Гарифуллина “Хатын-кыз
- лидер” номинациясендә җиңде.
“Хатын-кыз – ел үрнәге”
итеп “Авиатор” комплекслы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең укытучы-тренеры Елена
Рынина танылды.
“Һөнәрем –
язмышым минем” номинациясендә “Элекон” заводының басым астында коеп ясау өчен
машиналарда коючы Фирдәүс Сәйфуллина һәм “4 номерлы ПАТП” МУП автобус йөртүчесе
Роза Җандарова билгеләнделәр.
Олы яшьтәге
геройлар булып М.Җәлил ис.Татар академия дәүләт опера һәм балет театрының музей
фондлары сакчысы 86 яшьлек Рәмзия Такташ һәм тыл эшчәне “Жизнелюб” проектының
92 яшьлек катнашучысы Вера Филянина танылдылар.
Ратушада үткән
бүгенге тантанада ар-атлар да игътибарсыз калмады. “Ир-ат – воҗданлы йөрәк” номинациясендә
“Анатомика” инновацион-кертү үзәге” ҖЧҖ директоры, өченче чакырылыш Казан шәһәр
Думасы депутаты Альмир Михеев җиңде. Ир-ат – лидер итеп ТР әүләт Советы
депутаты, “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ генераль директоры, Казанның Мактаулы
гражданы Рәфкать Кантюков билгеләнде.