Малиновое күленнән Чара комнарына кадәр: Казанның 162 мәктәбендә "Минем Россия" фотокүргәзмәсе ачылды
Марат Мөгыйнов фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче март, Ксения Швецова). Казан
Мэры Илсур Метшин инициативасы белән Казанның 162 мәктәбендә даими рәвештә
эшләүче "Минем Россия" фотокүргәзмәсе ачылды. 20 киң форматлы
фотографиядә илебезнең иң матур почмаклары сурәтләнгән. Илсур Метшин Казанның
180-нче гимназиясендә күргәзмә ачылу тантанасында булды.
"Кызганычка каршы, бүгенге балалар Төркия яисә башка чит ил матурлыкларын
Россиянең искитмәле табигатенә караганда яхшырак беләләр. Ә бездә сокланырлык
урыннар күп! Төньяк һәм көньяк, тундра һәм барханнар, таулар һәм
гейзерлар–болар барысы да безнең байлыгыбыз, бабаларыбыз мирасы. Күргәзмәнең
максаты–балаларга Россияне күрсәтү. Туган җиргә мәхәббәт конкрет урыннарга мәхәббәттән
башлана, дип ышанам. Мәктәптәге күргәзмә өйдә чәй артында сөйләшү темасы булыр,
балалар ата-аналарын үзләренең белемнәре белән шаккатырып, аларда
Россиянең матурлыкларына кызыксыну уятырлар, дип өметләнәм", - дип аңлатты
Илсур Метшин үзенең идеясен.
Фотографияләрдә Чара комнары - Байкал арты краеның барханнары һәм Алтайдагы
Малиновое күле, аның алсу төсле тозы Екатерина II өстәленә китерелә торган
булган; "Мир" алмаз карьеры һәм Көнгер боз мәгарәсе; Маньпупунер
платосы белән манси бүкәннәре һәм Камчаткадагы Авача култыгы; Төньяк Кавказдагы
иң зур тау күле Кезеной-Ам һәм Лена баганалары; Курил ярымутравындагы Креницын
янартавы һәм Карелиядәге Рускеала мәрмәр каньоны һәм башка табигый һәйкәлләр
сурәтләнгән.
Фотографияләрдә әлеге урыннар турында мәгълүмат бирелгән. Күргәзмә
супермаркетларның спонсорлык чараларына оештырылган.
"Балалар әлеге күргәзмә белән кызыксындылар, алар илебездә мондый урыннар
барлыгын белмәгән дә булган, - дип сөйләде география укытучысы Резеда
Кондратенко. –Күпләрнең әлеге урыннарны үз күзләре белән барып карыйсы
килде".
Күргәзмәдә Казан Мэры алтынчы "В" классы белән аралашты һәм аларның
кайда булганнары барлыгын сорашты. Күп кенә укучыларның Байкал күлен
күргәннәрен, Кырымда ял иткәннәрен белде. Шулай да күп кенә урыннар укучылар
өчен таныш түгел булып чыкты. "Әлеге күргәзмә аша илебезнең табигатен
яратуыгызны телибез. Бездә бит гаҗәеп матур урыннар бик күп. Әти-әниләрегезне
күргәзмәгә чакырыгыз, алар белән сәяхәт итегез", - диде Илсур Метшин
укучыларга.
Ачылу тантанасында Совет районы башлыгы Рөстәм Гафаров һәм Башкарма комитетның
Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятов катнашты.