(Казан шәһәре
KZN.RU, 19-нчы февраль, Алсу Сафина). Федераль үзәк һәм Татарстанның финанс
чыганаклары ярдәмендә сәламәтлек саклау учреждениеләренең материаль-техник
нигезен камилләштерү буенча башкарылган эшләр казанлыларга медицина хезмәте
күрсәтүнең сыйфатын күтәрергә ярдәм итә. Моңа дәлил итеп хезмәктә яраклы
кешеләрнең үлем саны 8 процентка кимүне китерегә мөмкин. Бу сәламәтлек саклау
өлкәсендә программаларның уңышлы булуы турында сөйли, диде бүген Казан Мэры
Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә.
Тулаем алганда,
2017 елда шәһәрдә үлем саны 3,8% кими, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау
министрлыгының Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Илнур Хәлфиев. Ул сөйләгәнчә,
кан әйләнеше системасы (3,5%) һәм онкология авыруларыннан (6,85) үлүчеләр саны кимегән.
Сәламәтлек саклау
идарәсе җитәкчесе сүзләре буенча, соңгы 7 елда табигый рәвештә халык саны арту
буенча тренд саклана – 2017 елда ул 1 мең кешегә 5 промилле дәрәҗәсендә
бәяләнә. “Сабый балалар саны үлеме алга киткән Европа илләре саны дәрәҗәсендә
саклана һәм хисап чорында 1000 туган балага 4,1 промилле тәшкил итте”, - дип билгеләп
үтте И.Хәлфиев.
Быел капиталь
төзекләндерү эшләре шәһәрнең беренчел челтәренең 52 объектында – 16 олылар
сырхауханәсендә (32 объект) һәм 9 балалар сырхауханәсендә (20 объект)
тәмамлана.
“Беренчел
челтәрнең 52 объектында берьюлы капиталь төзекләндерү эшләре – башкаланың һәм
республиканың сәламәтлек саклау өлкәсе өчен тарихи вакыйга”, - дип ышана Илсур
Метшин. Ул ТР Президентына республика программалары өчен рәхмәтен белдерде. “2018
елда тагын 21 учреждение, шул исәптән 6 хатын-кыз консультациясе капиталь
төзекләндереләчәк. Бу безнең күптәнге хыялыбыз һәм быел ул тормышка ашачак”, - дип
ассызыклады Мэр.
Яхшы яңалыклар
арасында ул Борисково бистәсендә ФАП, Салмачи бистәсендә амбулатория төзелешен
атады. Моннан кала, быел 18 номерлы үзәк шәһәр клиник хастаханәсенең травматология
пункты төзеләчәк, ә Мирный бистәсендә ашыгыч медицина ярдәме кече станциясе
барлыкка киләчәк.
Илсур Метшин
игътибар иткәнчә, “Салават күпере” торак комплексында, биредә яшәүчеләрнең күп
санлы мөрәҗәгатьләре нәтиҗәсендә, балалар сырхауханәсе ачылачак.
Сәламәтлек саклау
идарәсе җитәкчесе сүзләре буенча, сырхауханә урнашачак йорт билгеләнгән: “ДТФ
проектлау эшләрен тәмамлый, акча бүленгән, подрядчылар билгеләнгән. Төзекләндерү
эшләре озакка сузылмаячак”.
17 номерлы шәһәр
сырхауханәсе һәм 7 номерлы балалар сырхауханәсе төзү турында карар кабул
ителде, бүгенге көндә проект документациясе эшләре башкарыла, шуннан соң
төзелеш эшләре башланачак.
Моннан кала,
Илнур Хәлфиев хәбәр иткәнчә, хастаханә-сырхауханә берләшмәләрен барлыкка китерү
буенча станционарларны яңарту эшләре дәвам итәчәк. Аларның асылы халыкка 3
дәрәҗәле медицина ярдәмен күрсәтүдән гыйбарәт. Сәламәтлек саклау идарәсе
җитәкчесе сүзләре буенча, бүгенге көндә 5 комплекс яңадан оештыру стадиясендә
тора: 2, 11, 16, 18 номерлы хастаханәләр, Медицина университеты клиникасы,
проектта бер комплекс – Сугыш ветераннары өчен госпиталь.