(Казан шәһәре
KZN.RU, 19-нчы февраль, Алсу Сафина). 2018 ел эчендә 13 олылар сырхауханәсендә
“Кунакчыл сырхауханә” стандартларын кертү планлаштырыла. Бу хакта бүген эшлекле
дүшәмбедә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау
идарәсе җитәкчесе Илнур Хәлфиев хәбәр итте.
Искәртергә кирәк,
проект 18 һәм 21 номерлы хастаханәләрдә инде кертелгән. Сәламәтлек саклау
идарәсе җитәкчесе хәбәр иткәнчә, гамәлгә ашыру стадиясендә 10 һәм 3 номерлы
сырхауханәләр тора.
“Әлбәттә,
сәламәтлек саклау өлкәсендә сыйфатлы эш шартлары алга таба яңа бурычлар куярга
ярдәм итә”, - дип ышана Казан Мэры Илсур Метшин. “Сәламәтлек саклау министрылыгыннан
хезмәттәшләребезгә көч, эзлеклелек һәм осталык телик. Алар тарафыннан игълан
ителгән әлеге проект сәламәтлек өлкәсендә халкыбызга сыйфатлы хезмәт күрсәтер
өчен каралган”, - диде шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин
кадрлар җитмәүгә игътибарын юнәлтте. “Шәһәр медучреждениеләренең кадрлар белән
тәэмин ителеше 2 процентка арту шатландыра (соңгы 5 елда – 7%) һәм хәзерге
вакытта бу күрсәткеч 78,9% тәшкил итә. Ләкин бу участок табибларына да, тар
белгечләргә дә зур йөкләмә”, - диде Казан Мэры.
Билгеләп үтәргә
кирәк, ТР Хакимияте грантлары программасы белән 29 табиб җәлеп ителде. Казан медицина
университетында Башкарма комитет тарафыннан 50% финанслау хисабына 23 студент белем
ала, укулары тәмамлангач, сәламәтлек саклауның беренчел звеносында эшләргә тиеш
булалар.
Эшкә медицина югары
уку йортларын тәмамлаган 161 кеше алынды. Моннан кала, табибларның кадрлар
составын яңарту тенденциясе сизелә – бер ел эчендә пенсия яшендәге табиблар
өлеше 10 процентка кимегән.
Сәламәтлек саклау
идарәсе җитәкчесе журналистларга аңлатканча, соңгы 10 ел эчендә Казанда 95 мең
кешегә, балалар саны 60 меңгә арткан. “15 мәктәп, 103 яңа балалар бакчасы
төзелгән һәм, әлбәттә, болар белгечләр булуны таләп итә”,- диде Илнур Хәлфиев.