(Казан шәһәре
KZN.RU, 19-нчы февраль, Алсу Сафина). Бу атнада ишегалларыннан кар чыгаруны
тәмамларга кушты Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә. Казан Мэры районнар администрацияләре
башлыкларына “Ачык Казан” системасы аша килгән зарлар буенча кимчелекләрне
бетерергә, ә ТКХ комитетына идарә итүче компанияләрнең эшен контрольгә алырга
кушты.
“Юл хезмәтләре
һәм ТКХ хезмәтләре өчен ике атна аврал режимда үтте, - диде шәһәр башлыгы. –
Зур санда өстәмә махсу техника җәлеп ителде, кар эретү пунктлары, карны
вакытлыча җыеп тору урыннары тулды. Без җитди сынаулар аша үттек. Юл
хезмәтләре, төзекләндерү предприятиеләре төннәр буе эшләделәр”.
“Бүген
ишегалларына чират җитте, - дип ассызыклады Илсур Метшин. – Администрацияләр башлыкларын
мөрәҗәгатьләр статистикасына игътибар итәргә һәм тиз арада алар буенча эшләргә
сорыйм. ТКХ комитеты белән бергә идарә итүче компанияләрнең эшен контрольгә
алырга һәм киләсе атнага кадәр эшне тәмамларга кирәк”.
ТКХ комитеты рәисе
Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта йортларга, контейнер
мәйланчыкларына керү юллары чистартылган. Ләкин ишегалларында чокрылар барлыкка
килгән,аларны тигезләргә, эшкәртергә кирәк. “Якынлашып килүче җылылык
шартларында ишегалларын норматив халәткә китерегә кирәк”, дип ассызыклады ТКХ
комитеты рәисе.
4 февральдән ТКХ
оешмалары көчәйтелгән эш режимына күчте. “Буран” планы кысаларында ишегалларын
җыештыруда бөтен төрле махсус техника һәм көч кулланылды. Шулай да, 5 февральдән
12 февральгә кадәр “Ачык Казан” системасына ишегалларын җыештыру сыйфатына
канәгатьсезлек белдереп, 2,5 мең зар килгән. Иң күп зарлар көчле кар яуган
беренче ике көндә теркәлгән.
ТКХ комитеты
рәисе искәртеп үткәнчә, елдан-ел карны туплау белән проблемалар барлыкка килә.
Казанның төзекләндерү кагыйдәләре буенча, химик реагентлар белән пычранмаган
карны газоннарда сакларга ярый. “Ләкин быел кар бик күп булды, газоннарда урын
калмады, - диде И.Гыйниятуллин. – ТКХ хезмәтләре карны чыгару өчен өстәмә чыганаклардан
акча табарга туры килде. Алга таба, эшләрне башкару өчен финанслау кимчелеген
булдырмас өчен, экономия ярдәмендә җыелган акчаларны кулланырга кирәк”.
Чыгыш ясаучы билгеләп
үткәнчә, көчле кар яву чүп чыгару ритмын да бозды. ТКХ комитеты рәисе билгеләп
үткәнчә, 5 февраль көнне техника “ПЖКХ” ҖЧҖ территориясеннән чыга алмады,
икенче көнне дә барлыгы 700 тонна чүп кенә чыгарылды (гадәттә, 1,5 тонна
чыгарыла). Әлеге хәл 10 февральдә генә нормалашты, - дип хәбәр итте
И.Гыйниятуллин.
Моннан кала, атна
эчендә 80% түбә чистартылган. “Вакытында күрелгән чаралар ярдәмендә түбәләрдән
кар яисә боз сөңгеләре төшү аркасында җәрәхәтләр алучылар теркәлмәде. Хәзерге
вакытта эш штат режимында башкарыла”. – диде И.Гыйниятуллин.
ТКХ комитеты
хезмәткәрләре һәм районнар администрацияләре ишегалларында башкарылган эшләрне
урыннарда, шул исәптән “Куркынычсыз шәһәр” видеокүзәтү системасы аша контрольдә
тотты. Зарлар күбесенчә Авиатөзелеш, Вахитов һәм Киров районнарында
яшәүчеләрдән теркәлгән, алар да юкка чыгарылганчы, җитди контроль астында
торды.