(Казан шәһәре
KZN.RU, 18-нче гыйнвар, Алсу Сафина). Казан Мэры Илсур Метшин “Лицей –
инженерлык үзәге” муниципаль автоном мәгариф учреждениесе составына кергән Smart
Kids балалар бакчасында булды. 1978 елда төзелгән ике катлы бинада (Г.Кутуй
ур., 86/1) капиталь төзекләндерү эшләре башкарылды, аның территориясендә кояш
сәгате һәм интеллектуаль-тактиль мәйданчык барлыкка килде. Яңартылган балалар
бакчасына 100-гә якын бала йөри. Шәһәр башлыгы биналарны карап чыкты һәм
балалар белән аралашты.
Лицей директоры
Венера Хәйретдинова шәһәр башлыгын алман һәм инглиз телләрендә сәламләде һәм
капиталь төзелеш эшләре барышы турында сөйләде. Директор бинаны яңартырга
мөмкинлек туган программа өчен ТР Президентына, башкарган эшләре өчен Казан
Мэрына һәм район администрациясенә рәхмәтен белдерде.
Балалар бакчасы –
уникаль. Аның үзенчәлеге инновацион үсешнең лингвистик һәм технологик юнәлешләр
кушылмасында алып барылуында. Директор билгеләп үткәнчә, “иртәгә генә түгел,
бүген дә туган телеңне һәм чит телне белүдән башка яшәп булмый”. Шул ук вакытта,
күбрәк телләр белгән саен, дөньяда уңышлырак социальләшергә мөмкин. Техник
юнәлеш, үз чиратында, фикерләү сәләтен үстерә.
“Лицей –
инженерлык үзәге”, балалар бакчасыннан тыш, күршедә урнашкан лингвистика мәктәбен,
һәм 5 сыйныфтан башлап инженерлык лицеен үз эченә ала. Биредә 1-4 классларда
укучылар робот техникасы буенча күнекмәләрен үстерүне дәвам итеп, инглиз һәм
алман телләрен үзләштерәләр. Техник юнәлеш Казан милли тикшеренү техника
университеты-КАИ белән берлектә алып барыла.
Капиталь төзекләндерүдән
соң балалар бакчасы декабрьдә ачылды. Хәзер монда 5 төркемгә 100 бала йөри. Алар
белән 12 педагог шөгыльләнә.
Илсур Метшин
өлкән төркемнең робот техникасы дәресенә керде, балалар шәһәр башлыгына
үзләренең казанышларын күрсәттеләр. Полилингваль класста Мэр балаларны инглиз
телендә сәламләде, балалар аңа инглиз телендә җыр башкардылар. Балалар бакчасында
хореография, җыр, рәсем һәм тхэквондо түгәрәкләре эшләп килә. И.Метшин шулай ук
төркем блогын, сенсор бүлмәсен һәм музыкаль залны карап чыкты.
Билгеләп үтәргә
кирәк, мәгариф учреждениесе территориясендә төзекләндерү эшләре башкарылды,
биредә кояш сәгате, интеллектуаль-тактиль мәйданчык һ.б. барлыкка килде.
Казан Мэры подрядчыга
башкарган капиталь төзекләндерү эшләре өчен, шулай ук педогик коллективка
балалар белән эшләүләре өчен рәхмәтен белдерде, аларга уңышлар теләде.
Чарада шулай ук
Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров, Мәгариф идарәсе башлыгы
җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илнар Һидиятов, Балалар бакчасы мөдире Елена
Баранова һ.б. катнашты.
Хәзерге вакытта Казанда
мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыра торган 320 мәгариф учреждениесе
эшли: 309 балалар бакчасы, 2 прогимназия, мәктәпкәчә белем бирү бүлекләре
булган 9 мәктәп. Совет районында мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә 86 учреждение
эшли. 2 яшьтән 7 яшькә кадәрге 70 мең кечкенә казанлы мәктәпәкәчә белем бирү
программасы буенча белем ала.
Искәртергә кирәк,
РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2017 елда балачак унъеллыгы игълан
ителде. Анда балалар мәнфәгатьләрен кайгыртучы Милли стратегия бурычлары дәвамын
табачак.