(Казан шәһәре
KZN.RU, 18-нче гыйнвар). Казан ел саен үткәрелә торган “Эколидер” республика
бәйгесенең “Шәһәр территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә
казанышлары өчен” номинациясендә җиңү яулады. ТР Экология һәм табигать
ресурслары министрлыгы һәм Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль
хезмәтенең ТР буенча идарәсенең уртак йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән
утырышында узган бүләкләү тантанасында Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.
Утырыш ТР
Министрлар кабинетында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ экология һәм
табигать ресурслары министры урынбасары - Табигатьтән файдалану өлкәсендә
федераль хезмәт җитәкчесе Артём Сидоров катнашында үтте. Катнашучылар 2017 елдагы
эшләренә нәтиҗәләр ясадылар һәм 2018 елга планнары буенча фикерләр алыштылар.
ТР Фәннәр
академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану институты директоры
урынбасары Дмитрий Иванов Казанда табигатьне кечкенә өйрәнүчеләр өчен заманча станцияле
Бөтенроссия экологик-белем бирү үзәген булдыру инициативасы белән чыкты. Аның нигезендә
мәктәп укучылары педагоглар белән бергә фәнни тикшеренүләр алып барырлар, туган
як табигатен өйрәнү буенча уникаль проектларны гамәлгә ашырырлар, экология
өлкәсендә белемнәрен арттырырлар, дип фаразлана. Экология һәм җәмәгать
киңлекләре елы кысаларында Татарстанда 3-нче гимназия нигезендә беренче
экология классы ачылды.
“Нигезебез шәп.
Мәктәп олимпиадалары республикабызның дәрәҗәсе никадәр югары булуны күрсәтә, -
диде Р.Миңнеханов. – Моңа булышлык итәргә һәм үстерергә кирәк. Бу кирәкле яхшы
эш”.
Белешмә
Ел саен үткәрелә
торган “Эколидер” республика бәйгесе оешмалар, индивидуаль эшмәкәрләр, җирле
үзидарә органнары, иҗтимагый берләшмәләр, гражданнар һәм массакүләм мәгълүмат
чаралары арасында табигатьтән рациональ файдалану, әйләнә-тирәне саклау һәм
экологик иминлек сорауларын нәтиҗәле чишүне бүләкләү максатында уздырыла. Катнашырга
теләүчеләрдән материаллар 2017 елның 1 сентябреннән 15 ноябренә кадәр кабул
ителде. Җиңүчеләрне составына республика министрлыклары һәм ведомстволары хезмәткәрләре,
галимнәр, иҗтимагый экологик берләшмәләр вәкилләре кергән комиссия билгеләде.