(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы гыйнвар). Бүген Татарстан Республикасы Прокуратурасының киңәйтелгән коллегия утырышы узды. Анда Татарстан Прокуратурасының 2017 елдагы эшенә нәтиҗәләр чыгарылды? 2018 елга бурычлар куелды.
Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан Мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасында баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, РФ Генераль прокуратурасының Казан юридик институты (филиал) директоры Фәрит Хисаметдинов, РФ Генераль прокуратурасының Идел буе федераль округы идарәсе җитәкчесе урынбасары Евгений Панчук, республика министрлыклары, ведомстволары, хокук саклау органнары җитәкчеләре һ.б. катнашты.
Татарстан Прокуратурасының 2017 елдагы эше турында Илдус Нәфыйков чыгыш ясады.
Аның сүзләре буенча, Татарстан прокурорлары катнашы белән административ җаваплылыкка 3 меңгә якын вазыйфаи зат тартылды. Гомумән алганда, узган елны 48 меңнән артык хокук бозу ачыкланган, 279 җинаять эше кузгатылган. И.Нәфыйков мөрәҗәгатьләр белән эшләргә һәм шәхси кабул итүләр оештырырга кирәк, дип белдерде.
Ул билгеләп үткәнчә, республика прокуратурасы финанс һәм казна органнары белән берлектә икътисади кризис вакытында максатсыз чыгымнарны булдырмас цчен бюджет программаларыныж масштаблы ревизиясен уздырырга тиеш.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, республика прокурорларын икътисадый өлкәдә җентеклерәк эш алып барырга өндәде. "Прокуратураның шикле операцияләрне һәм бер көнлек фирмаларны кыскартуга, шулай ук финанс пирамидаларының эшчәнлеген һәм банкрот фирмаларның салым миграциясен кисәтүгә юнәлгән эшен билгеләп үтәсем килә", – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча дәүләт органнары тарафыннан бизнеска басым 12 процентка арткан. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов прокурорларны гаепләнүчеләр өчен кисәтү чараларын сайлауга җентекләбрәк якын килергә өндәде.
"Бүген Прокуратура роле сизелә һәм тормышның барлык тармакларында үзен күрсәтә, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Җәмгыятьтәге тотрыклылык күбесенчә Прокуратура хезмәткәрләренең төгәл һәм грамоталы гамәлләренә бәйле. Үткән ел банк өлкәсендәге кризис республика өчен җитди сынау булды. Прокуратура оператив эш алып барды. Судка 255 дәгъва җибәрелде, күп өлеше шуларның канәгатьләндерелде".
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, намуссыз кредит оешмаларыннан зыян күргән затларга ярдәм өчен республика ярдәм фонды оештырылды. "Хәзерге вакытта аңа 2337 гариза крегән, 689ы – физик затлардан,1638е – юридик затлардан. Хәзерге вакытта 120 оешмага түләүләр башкарылган. Бергәләшеп без социаль киеренкелекне киметә һәм законнар өстенлеген тәэмин итә алдык", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Республикада 1004 гаилә өчен 6 "проблемалы йорт" эксплуатациягә тапшырылды, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук ТР Прокуратурасын киләчәктә дә бу мәсьәләне аерым контрольдә тотарга өндәде.
Татарстан Ррезиденты мәгариф учреждениеләрендә куркынычсызлык сорауларына аеруча игътибар итте. "Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә хакимиятнең барлык органнары белән комплексы планны гамәлгә ашырырга кирәк", - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, узган ел Татарстанда Экология елы игълан ителгән иде. шушы вакыт эчендә республикада су саклау зоналары һәм яр буе сак полосалары билгеләнде. Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларының яр буе линияләренә үзгәрешләр кертү буенча эшләр тәмамланды.
"Кайвакыт сезгә катлаулы шартларда эшләргә туры килә. Мондый очракларда ашыгу һәм уйламыйча эшләү дәүләт хокук саклау органнарының абруена тискәре йогынты ясарга мөмкин. Сезне эшегезне башкарганда, зирәк булырга һәм уйлап эшләргә чакырам", - диде Президент.
Азакта Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы буенча баш федераль Ренат Тимерҗанов ведомствоның тырыш хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырдылар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.