(Казан шәһәре
KZN.RU, 18 гыйнвар). Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ ведомство алдында торган
бурычларның катлаулылыгы һәм күләме буенча хокук саклау органнары системасында
аерым урын алып тора. Аның эш нәтиҗәлелегенә икътисад һәм социаль өлкә үсеше
дәрәҗәсе, Татарстанның инвестицияләр җәлеп итүчәнлеге һәм башка факторлар
бәйле. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының 2017 елдагы эш нәтиҗәләренә
багышланган коллегиясенең йомгаклау утырышында хәбәр итте.
Чарада ТР Дәүләт
Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать
Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин, республика ЭЭМ җитәкчесе Артем Хохорин, ТР
премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин һ.б. катнашты.
Рөстәм Миңнеханов
билгеләп үткәнчә, бүгенге очрашу катлаулы геополитик вәзгыять шартларында уза.
2017 ел Россия Федерациясе өчен дә, Татарстан өчен дә гади генә булмады. Шулай да,
төп икътисадый-социаль күрсәткечләр буенча республикада уңайлы динамика күзәтелә.
“Бу нәтиҗәләргә
без тотрыклы оператив вәзгыять фонында, эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең югары
профессионализмы, хезмәт сөючәнлеге, фидакарьлеге аркасында ирештек, - диде
Рөстәм Миңнеханов. – Тулаем алганда, министрлык куелган бурычларын үтәде.
Җинаятьчелек дәрәҗәсе, элеккегечә үк, Россия һәм Идел буе федераль округы
буенча уртача дәрәҗәдән ким”.
Татарстан
Президенты белдергәнчә, җинаятьчелекне киметү буенча уңай динамика сакланып калган.
Үтерүләр, явыз ният белән сәламәтлеккә зыян китерүләр, талаулар, урлашулар саны
кимегән. Резонанслы җинаятьләр ачылган, шул исәптән Түбән Камада быел яшь
хатынны үтерү дә оператив ачылган. Җәмәгать урыннарында оператив вәзгыять җайга
салынган. Икътисадый һәм салым җинаятьләрен ачу, оешкан җинаятьчел
формированиеләргә каршы көрәш, накотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору буенча
да уңышлар шактый.
Рөстәм Миңнеханов
Бердәм тавыш бирү көнендә һәм Конфедерацияләр Кубогы-2017 вакытында ведомство
эшенә аерым тукталды. Ул ЭЭМ шәхси составына бу чараларда иминлекне тәэмин
иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Шуның белән
бергә, Рөстәм Миңнеханов җинаятьләрнең шактый өлеше ачылмый калуны да билгеләп
үтте. Ведомствоның булган потенциалы кирәкле дәрәҗәдә кулланылмый, шул исәптән
җәмәгатьчелек өчен аеруча мөһим өлкәләрдә: коррупциягә каршы көрәштә,
гражданнарны, аларның мөлкәтләрен һәм бизнесны җинаятьчел кул сузулардан
яклауда.
2018 елда аеруча
әһәмиятле чаралар узачак, аерым алганда, Россия Федерациясе Президентын
сайлаулар һәм Футбол буенча дөнья чемпионаты. “Сайлаулар катлаулы
социаль-икътисадый һәм иҗтимагый-сәяси вәзгытьтә узачак. Сезнең бурыч
–гражданнарның барлык категорияләреннән дә, аларның конституциячел хокукларын
бозмыйча гына, законнарны үтәүләрен профессиональ, грамоталы, әдәпле рәвештә
таләп итү. Безгә республикада тотрыклы вәзгыять тәэмин итү аеруча мөһим”, -
диде Татарстан Президенты.
Ведомство
эшчәнлегенең аеруча мөһим һәм актуаль юнәлешләреннән Рөстәм Миңнеханов
экстремизмга, милли һәм расачыл дошманлыкны уятуга каршы көрәшне атады. Ул
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ хезмәткәрләрен, хокук саклау органнарыннан
булган хезмәттәшләре белән бергә, эшнең нәтиҗәлерәк алымнарын гамәлгә кертергә,
экстремистик күренешләрне көч куллануны пропагандалауны, ксенофобияне,
национализмны кисәтергә өндәде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
“Милләтара
ызгышларны һәм динара дошманлыкны элеккегечә үк тамырында килеш үз вакытында
катгый итеп һәм компромиссларсыз кисәтүегезне үтенәм”, - дип белдерде ТР
Президенты.
Р.Миңнеханов искәрткәнчә,
әлеге юнәлештә министрлыкның уңышлары бар. 2017 елның февралендә неонацистлар
тарафыннан кылынган җинаятьләр ачылды – Чад Республикасы студентын үтерү,
Кыргызстан,Әфганстан һәм Индия гражданнарына һөҗүм итү, Казанда һәм Яшел Үзән
районында татар зиратларын җимерү.
Татарстан
Республикасы Президенты фикеренчә, террорчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәш
яңа алымнар таләп итә. Интернет һәм социаль челтәрләр ешрак кулланыла бара,
алар ярдәмендә гражданнар протест акцияләренә һәм митингларга җәлеп ителә.
“Максатлары
мәгълүм: гражданнар конфликтларын кузгату, дәүләтнең конституциячел нигезләренә
һәм ахыр чиктә – илнең суверенитетына һөҗүм. Экстремистлар әзерләүче гамәлләргә
яшен тизлегендә мөнәсәбәт белдерү аеруча мөһим. Кешеләр арасында, аеруча яшьләр
арасында, профилактик эш алып барырга кирәк. Экстремистик һәм радикаль
оешмаларның социаль челтәрләрдәге эшчәнлегенә мәгълүмати каршы торуны көчәйтү
зарур”, - дип йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов.