(Казан шәһәре
KZN.RU, 16-нчы гыйнвар, Алсу Сафина). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин 3 номерлы
шәһәр сырхауханәсендә булды. Мирный бистәсендә Рыбацкая ур., 2 адресы буенча
урнашкан учреждениенең баш бинасы 2017 елда республика программасы буенча
капиталь төзекләндерелде. Шәһәр башлыгы яңартылган бүлмәләрне карап чыкты һәм
табиблар һәм пациентлар белән аралашты.
Сырхауханә 2002
елда төзелгән 2,8 мең кв.км мәйданлы бинада урнашкан. Капиталь төзекләндерү
барышында биредә тәрәзә һәм ишек блоклары алмаштырылды, бина түбәсе,
коммуникацияләр, электр белән тәэмин итү һәм вентиляция системалары, идәннәр
яңартылды. Эш барышында кайбер биналар мәйданы буенча нормативка туры китереп
үзгәртелде.
3-нче
сырхауханәнең баш табибы Ирек Билалов Мэрга сөйләгәнчә, сырхауханә бер сменага
280 кеше кабул итә ала. Төп корпустан тыш, сырхауханәнең ике филиалы бар: Актай
ур., 1 һәм Южно-Промышленная ур., 3. Шулай ук Петровский бистәсендә гомуми
практика табибы офисы (Свобода ур., 7, 11 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә). Әлеге
объектларда шулай ук капиталь төзекләндерү эшләре башкарылды.
2 участокка хезмәт
күрсәтә торган тагын бер гомуми практика табибы офисы Борисково бистәсендә
Пожарная урамының 28 номерлы бинасында урнашкан. Биредә, баш табиб сүзләре
буенча, модульле яңа бина төзергә планлаштырыла. Моннан кала, сырхауханә
составына Даурия урамы, 16а адресы буенча унашкан 6 номерлы хатын-кызлар
консультациясе керә – 1973 елда төзелгән бинада капиталь төзекләндерү эшләре
быел башкарылачак.
Сырхауханә Казанның
Идел буе районында яшәүчеләргә һәм республиканың Лаеш районында яшәүчеләрнең
бер өлешенә хезмәт күрсәтә – барлыгы 30 мең кешегә якын, шул исәптән 9 меңгә
якын кеше – Рыбацкая ур., 2
Билгеләп үтәргә
кирәк, ТР Министрлар кабинеты карары буенча 3 номерлы шәһәр хастаханәсе Казан
медицина университеты Клиникасына кушылачак. Баш табиб Ирек Билалов хәбәр
иткәнчә, реорганизация ярдәмендә дәваланучыларны Шәриф Камал урамында урнашкан
капиталь төзекләндерелгән 5 номерлы шәһәр сырхауханәсенә җибәрергә мөмкинлек
туачак.
Сырхауханәне карау
барышында Мэрга холлда урын алган табибларга язылу терминалларын, кан басымын
үлчи торган аппаратны, теркәү һәм киенү бүлмәләрен күрсәтеләр. Казан Мэры картотеканы
һәм табиб-терапевт бүлмәсен карап чыкты.
Шәһәр башлыгы
пациентлар белән аралашты, алар үзгәрешләрне уңай яктан бәяләде. Алар сүзләре
буенча, бина яктырак булган, хезмәткәрләр кунакчыл.
Сүз уңаеннан,
яңартылган сырхауханәдә “Кунакчыл сырхауханә” стандартлары кертелгән. Мәсәлән,
2-нче һәм 3-нче катта шәфкать туташлары постлары тора, биредә табибка күренүне
таләп итмәгән сораулар буенча консультация алырга мөмкин.
Илсур Метшин баш
табибтан биредә тар белгечләрнең булу булмавы белән кызыксынды. Ирек Билалов
сүзләре буенча, сырхауханәдә барлык кирәкле белгечләр дә бар: невролог,
кардиолог, хирург, онколог, окулист, ЛОР, пульмонолог, уролог, травматолог. Аларның
күпчелеге Рыбацкая ур., 2 адресы буенча кабул итә, бер өлеше билгеләнгән график
буенча сырхауханә филиалларына баралар.
Билгеләп үтәргә
кирәк, 2015 елда торак шартларын яхшырту өчен грант программасы буенча сырхауханәгә
3 белгеч җәлеп ителде: хирург, эндокринолог, невролог. Мәслән, невролог Алсу
Субаева Казанга Ульяновск өлкәсеннән килгән. 500 мең сум грант акчасына яшь белгеч
“Салават күпере” торак комплексыннан социаль ипотекага фатир алган.
2017 елда тагын 3
табиб – участок терапевтлары – грантка сайландылар. Баш табиб игътибар иткәнчә,
узган ел сырхауханәгә 5 участок терапевты эшкә алыган, бу беренчел звено
табиблары белән тәэмин ителеш соравын хәл итәргә булышкан.
Сырхауханәдә шулай
ук ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, ТР Сәламәтлек саклау
министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Илнур Хәлфиев,
Медицина университеты Клиникасының баш табибы Илнур Шәрәфетдинов булды.