(Казан шәһәре
KZN.RU, 15-нче гыйнвар, Алсу Сафина). “Ачык Казан” системасында идарә итүче
компанияләрнең рейтингы шәһәрдә яшәүчеләр өчен кирәк, чөнки ул аларга торак
фондны кемгә ышандыру буенча сорауларын хәл итәргә булышачак. Әлеге фикерне бүген
эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин белдерде.
“Ачык Казан” һәр
район, һәр микрорайон буенча торак фонд торышы буенча бердәм күзаллау
булдырырга ярдәм итте. Шулай ук без торак фонд белән идарә итүнең яңа коралын
булдырдык, монысы да бик мөһим”, - диде шәһәр башлыгы.
Башкарма комитет
җитәкчесе урынбасары – ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин искәртүенчә, “Ачык
Казан” мәгълүмати системасы үзенең эшен 2011 елның декабрендә башлап җибәрде. Аның
төп максаты әлеге өлкәдә Россия Президенты аерып чыгарган өстенлекле
юнәлешләргә туры килә. “Владимир Путин ТКХ хезмәтләре сыйфатын контрольдә тоту һәм
алар буенча халыктан кире элемтә системасын эшләп чыгару кирәклеген билгеләп
үткән иде. Әлеге ресурс Казанның торак-коммуналь хуҗалыгының бердәм
мәгълүматлаштыру системасы булды”, - диде И.Гыйниятуллин. Аның сүзләре буенча,
рейтинг “Ачык Казан” системасына тоташкан идарә итүче компанияләр буенча,
аларның халыктан килгән гаризаларны үтәү процентына карап, формалаштырыла. Чыгыш
ясаучы аңлатуынча, рейтинг система тарафыннан автомат рәвештә төзелә, ул көн
саен яңартыла һәм системаның баш битендә урнашкан. Моннан кала, атна саен
рейтинг Казан Башкарма комитетының ТКХ идарәсе сайтында бастырыла.
Хәзерге вакытта
лидерлар булып “УК Мегаполис” ҖЧҖ һәм “УК Домсервис” ҖЧҖ тора, иң артта “УК
Домсервис+” ҖЧҖ һәм “УК ЖИК Премиум” ҖЧҖ бара. Илсур Метшин игътибар иткәнчә,
соңгы идарә итүче компания тарафыннан барлыгы 28,7% гаризалар үтәлгән. Мэр
фикеренчә, әлеге күрсәткеч 90 проценттан ким булса, “бу инде сигнал” булып тора
һәм ул ТКХ комитеты рәисен һәм районнар хакимиятләрен әлеге идарә итүче
компанияләр вәкилләре белән очрашырга киңәш итте. Искәндәр Гыйниятуллин, үз чиратында
аңлатканча, “УК Домсервис+” ҖЧҖ – яңа идарә итүче компания, Идел буе районының “Урман
шәһәрчегенә” хезмәт күрсәтә. “Ул күптән түгел генә оешты, рейтингны күргәч, аны
контрольгә алдык”, - диде ТКХ комитеты рәисе.
Билгеләп үтәргә
кирәк, киләчәктә идарә итүче компанияләрнең эшләре 10 блока тупланган 82
күрсәткеч буенча бәяләнәчәк. И.Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, тиздән әлеге
критерийлар “Ачык Казан” сайтында һәм ТКХ комитеты битендә бастырылачак һәм
шәһәрлеләр үзләренең идарә итүче компанияләрен бәяли алачак яисә өстәмә бәяләү критерийларын
тәкъдим итә алачак.
Казан Мэры идарә
итүче компанияләрнең әлеге рейтингы булуның мөһимлеген ассызыклады. “Шәһәреләргә
идарә итүче компанияләрнең рейтингтагы урыны белән танышырга кызык булыр, дип
ышанам. Бу торак фонд белән кем идарә итәчәген хәл итү өчен мөһим”, - диде И.Метшин.
“Идарә итүче компанияләрне 5 елга гына сайларга мөмкинлек биргән законның кабул
ителүен түземсезлек белән көтәбез, - дип өстәде шәһәр башлыгы. – Әлеге рейтинглар
милек ияләренең аларның торак фондлары белән ничек идарә итүне тикшерү өчен
менә дигән җирлек”.
2018 елга куелган
бурычлар арасында И.Гыйниятуллин “Ачык Казанда” идентификацияләү һәм аутентификацияләү
бердәм системасының (ЕСИА) “электрон паспорты” ярдәмендә авторизацияләнү мөмкинлеген
кертүне атады.
Моннан кала, шәһәрлеләр
сораулары буенча торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр кабул итүне яңарту
буенча эшләр башкарыла. “Түләүләрне кабул итү өчен җавап бирә торган модуль, “Татфондбанк”
ААҖ банкротка чыгу сәбәпле, үз эшен туктатты. Бүгенге көндә банк-эквайер буенча
килешү эшләре башкарыла”, - диде И.Гыйниятуллин.
Моннан кала, “Куркынычсыз
шәһәр” проектын алга таба кертү буенча эшләр башкарылачак. Искәртергә кирәк, йортта
һәм аның янында урнашкан күзәтү камераларының язмаларын күрү мөмкинлеге 2017
елда Идел буе районында яшәүчеләрдә барлыкка килде.
ТКХ комитеты
рәисе сүзләре буенча, системаның электрон версиясен халык арасында
популярлаштырырга кирәк. Хәзерге вакытта 2012 елдан 2017 елга кадәр кабул ителгән
1,8 млн артык гаризадан 200 меңгә якыны теркәлгән кулланучылар тарафыннан
җибәрелгән, 1,6 млн мөрәҗәгать системаның шалтыратулар кабул итү үзәге (call-центр)
аша теркәлгән
“Статистика
буенча, мөрәҗәгатьләр эллекке кебек үк, нигездә, телефон аша җибәрелә. Интернеттан
файдаланучылар санын һәм халкыбызның интернет грамоталылыгын исәпкә алсак, бу
безнең җитешсезлектер, мөгаен. Әлеге юнәлештә үсәргә һәм “Ачык Казан” белән
файдаланучылар санын арттырырга кирәк”, - диде Илсур Метшин.
Мэр сүзләре
буенча, 2018 елга “Ачык Казан” буенча куелган бурычлар өстенлекле юнәлешләр
арасында тора.
Белешмә
“Ачык Казан” системасы
2011 елның декабрендә эшли башлады. “Ачык Казан” системасында хәзер 41 идарә
итүче оешма, 277 подрядчы оешма һәм әлеге тармакның 6 предприятиесе
(“Татэнерго” АҖ, “Водоканал” МУП, “Казэнерго” АҖ, “Чиста шәһәр” ҖЧҖ, “ПЖКХ” ҖЧҖ,
“КЭЦ” МУП) эшли.
“Ачык Казан”
системасы 4,5 меңнән артык йортның якынча 400 мең шәхси счетына хезмәт күрсәтә.
Бу йортларда 845 мең кеше яисә күп фатирлы йортларда яшәүчеләрнең 83 проценты
яши.
2012 елдан 2017
елга кадәр “Ачык Казан” системасында шәһәрлеләрдән 1,8 млн. гариза кабул
ителгән һәм каралган. Күрсәтелгән период эчендә мөрәҗәгатьләрнең 99 проценты
хәл ителгән.