(Казан шәһәре
KZN.RU, 15-нче гыйнвар, Екатерина Виславская). 2018 елда Казанда 2018-2022
елларга ТР Заманча шәһәр мохитен формалаштыру буенча дәүләт программасын
гамәлгә ашыру буенча масштаблы эшләр башлана.
“Беренче эш
атнасы безне 2018-2022 елларга Татарстан Республикасы территориясендә заманча
шәһәр мохитен формалаштыру буенча дәүләт программасы хакында яңалык белән
шатландырды. ТР Президенты патронажы астында бара торган яр буйларын,
паркларны, скверларны төзекләндерү программалары бүген төзекләндерү бишьеллыгына
әйләнә, дип әйтергә мөмкин. Әлеге юнәлештә безне бик күп эш көтә”, - дип әйтте
Казан Мэры Илсур Метшин традицион эшлекле дүшәмбе барышында.
ТР Төзелеш,
архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан эшләп чыгарылган дәүләт программасы
заманча шәһәр мохитен формалаштыруның бердәм карашларын һәм өстенлекле
юнәлешләрне формалаштыруга, муниципаль берәмлекләр территорияләрен бердәм
таләпләргә туры китереп төзекләндерүгә, төзекләндерү процессына кызыксынган гражданнарны
һәм оешмаларны җәлеп итүнең универсаль механизмнарын булдыруга юнәлдерелгән. Документ
Татарстанда “Уңайлы шәһәр мохите булдыру” өстенлекле проектын гамәлгә ашыруга
юнәлдерелгән, программа кысаларында 2018 елда 26 паркны, 17 пляжны, 6 урамны, 3
скверны, 3 бульварны һәм бер мәйданны төзекләндерү каралган.
2018 ел РФ Президентын
сайлаулар һәм футбол буенча дөнья чемпионаты уздыру буларак елы буларак
билгеләнгән. “Бик җаваплы ел көтә. Бездән зур дәрәҗәдә оешу, профессиональ эш
таләп итә торган ике зур вакыйга булачак”, - диде Мэр.