(Казан шәһәре
KZN.RU, 15-нче гыйнвар). “Ачык Казан” мәгълүмати системасы Татарстан
территориясендә тарату өчен нигез булырга тиеш. Мондый тәкъдим белән республика
башлыгы Рөстәм Миңнеханов “Пирамида” кунакханә-күңел ачу комплексында үткән ТР
Президенты каршындагы Эшкуарлык советының VII киңәйтелгән утырышында чыгыш
ясады.
Фикер алышуда
Татарстан бакшаласы Мэры Илсур Метшин катнашты. Ул искәртеп үткәнчә, “Ачык
Казан” проекты берничә ел эшләп килә һәм үзен яхшы яктан гына күрсәтте. “Әлеге
продукт 5 ел уңышлы гына эшләп килә. Казаннан соң аңа Әлмәт, Алабуга, Түбән
Кама һәм Россиянең тагын 12 шәһәре кушылды. Әлеге проектны Грозный шәһәрендә тәкъдим
иткәч, аңа Чечня тулысы белән кушылды”, - дип сөйләде И.Метшин.
Искәртергә кирәк,
“Ачык Казан” системасы 2011 елның декабрендә эшли башлады. “Ачык Казан”
системасында хәзер 41 идарә итүче оешма, 277 подрядчы оешма һәм әлеге тармакның
6 предприятиесе (“Татэнерго” АҖ, “Водоканал” МУП, “Казэнерго” АҖ, “Чиста шәһәр”
ҖЧҖ, “ПЖКХ” ҖЧҖ, “КЭЦ” МУП) эшли.
“Ачык Казан”
системасы 4,5 меңнән артык йортның якынча 400 мең шәхси счетына хезмәт күрсәтә.
Бу йортларда 845 мең кеше яисә күп фатирлы йортларда яшәүчеләрнең 83 проценты
яши.
2012 елдан 2017
елга кадәр “Ачык Казан” системасында шәһәрлеләрдән 1,8 млн. гариза кабул
ителгән һәм каралган. Күрсәтелгән период эчендә мөрәҗәгатьләрнең 99 проценты
хәл ителгән.
“Республикабызның
кайбер шәһәрләрендә эшләп килгән системаның республиканың бөтен территориясендә
дә эшләвен тәэмин итик”, - диде Р.Миңнеханов.
Утырыш барышында
Советның проект төркемнәре презентацияләре узды. Шул исәптән продукциянең туры
килүен декларацияләүне рәсмиләштергәндә куркынычларны минимальләштерү,
әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты өчен түләү тәртибе, торак күзәтчелеге
органнары тарафыннан шикаятьләр карау тәртибен камилләштерү, балаларны
транспорт чараларында имин йөртүне оештыру, калдыклар белән эш итүгә
лицензияләрне яңадан рәсмиләштергәндә таләпләрне төгәлләштерү, бизнесның
экологик хисаплылыгына карата таләпләрне оптимальләштерү һәм башкалар.
“Без хәл итәргә
тырышучы бурычлар һаман катлаулана бара. Шуңа да карамастан, минемчә, мондый
фикер алышу безгә кирәкле юлын табарга һәм, мәсьәләләрне формалаштырып, федераль
дәрәҗәгә чыгарга ярдәм итәчәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов
әзерләнгән мәсьәләләр өчен коллегаларына рәхмәт белдерде. “Безнең экологик
темага, калдыкларны эшкәртүгә бәйле проблемаларыбыз, ТКХ өлкәсендәге
мәсьәләләребез күп, безгә бу мәсьәләләрне хәл итү өчен үзара элемтәдә торырга
кирәк”, - диде ул.
Совет эшендә
шулай ук ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты
җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм
Нигъмәтуллин катнашты.