(Казан шәһәре
KZN.RU, 15-нче гыйнвар, Екатерина Виславская). Казанда язын Тормышны яратучы
көне билгеләнеп үтә башлаячак. Бәйрәмгә өлкән яшьтәге кешеләр өчен “Жизнелюб” социаль
проекты кысаларында нигез салырга планлаштырыла. Бүген эшлекле дүшәмбе
барышында Казан Мэры Илсур Метшин аны 2018 елның эш планына кертергә һәм
чараларда мөмкин кадәр кешенең катнашуын тәэмин итәргә кушты.
Әлеге бәйрәмне
оештыру идеясе белән казанлылар үзләре чыкты. Казанның Мәдәният идарәсе
җитәкчесе Азат Абзалов сүзләре буенча, Тормышны яратучы көне Өлкәннәр көненнән
аерылып торачак.
“Әлеге бәйрәм
кирәк һәм аның белән билгеле бер кызыксыну бар. Тормышны яратучылар – иҗат
белән шөгыльләнергә генә түгел, ә вакытларын интеллектуаль, культуралы итеп
яхшы кәеф белән үткәрергә килүчеләр, - дип аңлатты ул. – Бу тормышны яратучыларның
форумы булырга тиеш, анда алар үзләренең сәләтләре, осталыклары белән уртаклаша
алырлар иде. Тормышны яратучылар хәрәкәтенең төп моменты – кешеләрне мәдәни
тормышка, ә аларны үзләрен модераторлар, лекторлар, төрле юнәлешләрдә
катнашучылар буларак җәлеп итү”.
Бәйрәм язын
билгеләнеп үтәчәк, датасы әлегә билгеле түгел. Хәзерге вакытта бәйрәм итү
форматы, чаралар планы эшләнә. Фикерләр (843) 236-42-93 телефоны буенча кайнар
линиягә кабул ителә. Оператордан шулай ук “Жизнелюб” клубы җәдвәле белән
танышырга мөмкин: яз аена җәдвәл феварль аенда чыга.
Азат Абзалов
сөйләгәнчә, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау
министрлыгының 12 гыйнварда үткән коллегия утырышында министр Эльмира Зарипова
Казан тәҗрибәсен республика буенча таратуда кызыксыну белдерде.
Искәртергә кирәк,
пенсионерлар өчен “Жизнелюб” социаль проекты 2016 елның декабрендә старт алды. Аның
кысаларында Казанның барлык районнарында да өлкән яшьтәге кешеләр өчен
кызыксынулар буенча клублар ачылды.
“Бер ел эшләү
вакыты тест режимы булып санала һәм ул күпне ачыкларга ярдәм итте: беренчедән, өлкән
яшьтәгеләрнең әлеге проектка ихтыяҗы, икенчедән, проектны алга таба үстерү
кирәклеге. Бу эшне дәвам итү һәм хөрәтле пенсонерларыбызны, аларның теләкләрен
ишетү мөһим”, - диде Казан Мэры.
И.Метшин структур
бүлекчәләр җитәкчеләренә һәм районнар администрацияләре башлыкларына “Жизнелюб”
проекты чараларын 2018 елның эш планына мөһим юнәлеш буларак кертергә кушты.
“Чыгыштан
ишеткәнчә, бер ел эчендә чараларга 40 мең кеше килгән. Бу зур сан, әмма
исегезгә төшерәм, бездә 300 меңгә якын пенсионер бар. Үзләренең иҗади
сәләтләрен үстерергә, ачыкларга теләүчеләр саны артуын бик теләр идем. Моны адым
ераклыгында да, яшәү урыны бенча да, яңартылган мәдәният йортларында да эшләргә
кирәк. Бер сүз белән әйткәндә, кая таба хәрәкәт итәргә дә, кайда үсәргә дә бар”,
- дип тәмамлады шәһәр башлыгы.
Белешмә
“Жизнелюб” социаль
проекты кысаларында кызыксынулар буенча клублар түләүсез нигездә 14 муниципаль
мәдәният йортында, 2 китапханәдә, җәен паркларда һәм скверларда эшли. Учреждениеләр
челтәре артачак. Бүгенге көндә клуб әгъзалары булып 5000 меңнән артык кеше
исәпләнә, ә биюләр һәм сәламәт яшәү рәвеше юнәлешләренә ихтыяҗ зур.