(Казан шәһәре
KZN.RU, 15-нче гыйнвар, Алсу Сафина).Казанда Чукындыру бәйрәмендә – православие
диненең 19 гыйнварда билгеләнеп үтә торган төп бәйрәмнәреннән берсе – 6 купель оештырылачак.
Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитетының Телләрне үстерү һәм
иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек итү бүлеге җитәкчесе Илнур Шакиров хәбәр итте.
Ул сөйләгәнчә, храмнарда
суны 19 гыйнварда иртәнге бәйрәм гыйбадәте вакытында изгеләндерә башлыйлар. Купельләрдәге
суны изгеләндерү 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр, иртәнге бәйрәм гыйбадәтеннән
соң, башкарылачак.
Православие динен
тотучылар чукындыру йоласын Идел буе районында Югары Кабан күле суын изгеләндергәч,
Борисково ур., 54 урамы ягыннан һәм “Сокол” кафесы янында (Дәүләки ур., 8
ягыннан), Киров районында – Казансу елгасында Коткаручы Христос храмы янында
һәм Идел елгасында Изге Николай храмы янында (Красная Горка торак массивында Идел
буе ур., 32) үти алачаклар. Совет районында купель Комсомол күлендә Дәрвишләр
бистәсенең Парк ур., 21а адресы буенча урнашкан Изге Успения храмы янында
урнашачак, Яңа Савин районында – Савиново торак массивының 5-нче Кадышево, 12
адресы буенча урнашкан Изге Ана иконасы храмы янында “Живоносный Источник”
часовня-купелендә.
“Йола
башкарылачак урыннарда Чукындыру бәйрәмен билгеләп үтү өчен барлык уңайлы
шартлар тудырылган, гражданнарны яклау, ашыгыч медицина ярдәме, полиция
хезмәтләре кизү торачак”, - дип ассызыклады И.Шакиров.
“Һәрвакыттагыча,
әлеге чаралар вакытында куркынычсызлык сораулары беренчел булып кала”, - диде
Казан Мэры Илсур Метшин һәм медикларны һәм хокук саклау органнары
хезмәткәрләрен Чукындыру бәйрәме барышында аеруча игътибарлы булырга чакырды.