(Казан шәһәре
KZN.RU, 26-нчы декабрь, Екатерина Виславская). Бүген Горки-Әмәт урман-паркында рәсми
рәвештә балалар өчен экология үзәге ачылды. Биредә балалар өчен өстәмә
программа буенча табигый фәннәр юнәлешендә бушлай дәресләр, Горки урманының эко
системасын күзәтү, шулай ук балалар һәм яшьләр экология оешмалары чаралары
оештырылачак. Экология үзәгендә тәрбияләүчеләрне Казан Мэры Илсур Метшин
сәламләде.
“Экология елын
без балаларыбыз өчен экология үзәгенең яңа бинасын ачып тәмамлыйбыз. Аның Горки-Әмәт
урманында, махсус сакланучы табигый территориядә, урнашуы символик әһәмияткә
ия. Балалар монда практика үтә алачак, үскәч яклаячак әйберне якыннан карый
алачаклар. Безнең өчен бу шатлыклы вакыйга”, - диде Казан Мэры һәм экоүзәкне
төзүдә ярдәм иткән компанияләргә рәхмәтен белдерде. ICL-КПО ВС, “СК Прогресс”
ҖЧҖ һәм “Грань” әлеге проектка 46 млн сум инвестицияләгән.
250 кв м мәйданлы
экоүзәк Шәһәр балалар экологик- биологик үзәк мәйданчыгы булачак, биредә хәзер 1412
бала шөгыльләнә. Киләчәктә монда экология белән бәйле вакыйгалар, Яшь эколог
мәктәбенең язгы һәм җәйге экологик практикумнары узачак, ә Горки-Әмәт
урман-паркында экология сукмаклары барлыкка киләчәк.
Экоүзәк – балалар
уен мәйданчыгы янында урнашкан панорамалы түбәле түгәрәк бер катлы бина. Бинада
– дүрт бүлмә, шуларның өчесе – һәрберсе 15 кешегә исәпләнгән уку бүлмәләре. Тагын
берсе – педагоглар өчен методик бүлмә. Холлда урман-паркның 3D-визуализациясе
төшерелгән мультитач-экран, кабинетларда – кочле моноблок-компьютерлар, ноутбуклар,
интерактив такталар. Илсур Метшин проект эшчәнлеге, сәнгати-эстетик иҗат кабинетларын,
лабораторияне карап чыкты. Балалар шәһәр башлыгына үзләренең эшләнмәләрен
тәкъдим иттеләр һәм шәһәр чыршысы өчен үз куллары белән ясалган шар бүләк
ителәр.
Казанның Шәһәр балалар
экологик-биологик үзәге директоры Диләра Галиева сөйләгәнчә, яңа экоүзәк
дәресләргә күбрәк балаларны җәлеп итәргә ярдәм итәчәк. Штатны арттырырга –
педагог-оештыручылар һәм өстәмә белем педагогларын эшкә алу планлаштырыла. “Баштан
ук балалар кызыклы материаллар табып, табигатьне күзәтеп, лабораториядә анализ
ясарлар,дип планлаштырылган иде”, - дип билгеләп үтте ул.
“Архитектурный
десант” остаханәсе белгечләре проектны җентекләп ясаган. Панорамалы тәрәзәләр
ярдәмендә бинада табигатьнең якынлыгы сизелә, ә ачылмалы диварлар бүлмәләр
зурлыгын чарага карап үзгәртергә мөмкинлек бирә. Бина үзе экологик чиста
төзелеш мисалы булып тора: фасад агач рейкалар белән бизәлгән, төп керү урыны вак
таш белән тутырылган габионнардан портал рәвешендә ясалган. Экоүзәкне баскыч чолгап
алган, аның буенча түбәгә менеп була, моның ярдәмендә бина спираль формасындагы
кабырчыкка охшаган.
Илсур Метшин
балаларга экология эшендә ярдәмчеләр булуларын теләде. “Без төзек, уңайлы һәм
чиста шәһәрдә яшәргә телибез, бу балаларыбызга экологик тәрбия бирүдә тагын бер
адым”, - диде Мэр.
Экоүзәкне ачу
тантанасында Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин, Башкарма комитет
җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов, ТР экология һәм табигать
ресурслары министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов, ТР Президенты
ярдәмчесе Наталия Фишман, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү
комитеты рәисе Игорь Куляжев, Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин, Парклар
һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Алсу Карякина, Совет районы администрациясе башлыгы
Рөстәм Гафаров һ.б. катнашты.
Искәртергә кирәк,
яңартылган Горки-Әмәт урман-паркы 2016 елның декабрендә ачылды. Икенче чират
кысаларында паркны төзекләндерү 2017 елда да дәвам итте.